Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Халык контроле”

Апрель урталарыннан бирле Татарстанның "Электрон хөкүмәт" кысаларында тагын бер программасы - "Халык контроле" уңышлы гына эшләп килә. Аның реаль нәтиҗәләренә күз салыйк.

Әйтик, Казанның бер транспорт маршрутына 5 автобус өстәлгән... Ә Түбән Камада күпергә илтүче юл төзәтелгән. Боларның башлангычы - әнә шул "Халык контроле"нә барып тоташа. Бер яктан, турыдан-туры халык ярдәмендә кимчелек төзәтелә. Ә икенче яктан карасак, тиешлене эшләмәгән җаваплы түрә фаш ителә.

Күптән түгел узган видеоконференциядә ТРның элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасарыннан: "Проблеманы хәл итмәүче җаваплы кешегә карата нинди чара күреләчәк?" - дип сорадылар. Конкрет җавап: "Хөкүмәтнең август аенда дөнья күргән карары нигезендә, гражданның мөрәҗәгате 10 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Югыйсә, дисциплинар җаваплылык каралган", - дип яңгырады. Ә дисциплинар җаваплылык - кисәтү, шелтә ясау, эштән азат итү. Дөрес, шикаять хәл ителү юлында да булырга мөмкин ("в работе"), әйтик, "5 айда 1227 хәбәр шул хәлдә", - диделәр, аларның 602се инде 1 айдан артык тикшерелә...

Порталга безнең Әтнә районы буенча 2 сорау кергән. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин җавап бирде.

Беренчесе - Әйшияз авылыннан. Эчтәлеге: "Авыл эчендәге асфальт юлга "лежачий полицейский"лар җәеп булмыймы? Җәяүлеләр өчен тротуар юк. Балалар да, өлкәннәр дә асфальт юлдан йөриләр. Ә машиналар авыл эчендә дә тизлекне киметмиләр".

- Авыл эчендәге юлда "лежачий полицейский" җәю мөмкин түгел. Бердән, ул әлегә республика әһәмиятендәге юл санала. Тиздән авыл җирлеге балансына күчәчәк. Икедән, авыл эчендә тизлекне киметүгә бәйле юл билгеләре куелачак. Автомобильләр тизлеге "40 км/сәг" белән чикләнә. Алдагы 2 атна эчендә авыл эчендәге берничә җиргә юл билгеләре кую планлаштырыла.

Икенче сорау - Яңа Җөлбидән. Авылга кадәр юлның начар халәттә булуын язалар, асфальт юл җәюне сорыйлар.

- Бу очракта төп проблема финанслауга килеп терәлә. Якындагы берничә ел эчендә генә хәл итеп булмас та, мөгаен. Шулай да, проблема уңай чишелеш табыр.

Һәрхәлдә, һәр ике сорауның берсе генә булса да уңай чишелеш табу яхшы күрсәткеч инде ул. Шөкер безнең районда да "Халык контроле" эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев