Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй азагында бензинга бәя арту көтелә

Россиядә әлеге ягулыкка бәя литрына 40 тиен чамасы артырга мөмкин.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). 2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны "Известия"гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән.

Шул ук вакытта экспертлар, ел дәвамында бензинга бәяләр тулаем алганда 4-7 процент үсәр, дип билгели.

2017 елның июле бензинга бәяләр үсеше тукталу белән истә калачак. Ә соңгы ике атнада Россиядә ягулыкка бәя шул ук дәрәҗәдә тора, кайбер төбәкләрдә хәтта аның бераз гына кимүе дә күзәтелә. Бүген иң арзан Аи-92 һәм Аи-95 бензины Себер федераль округында һәм аның бер литры 36,71 һәм 38,88 сум тора. Аннан кала Урал федераль округы атала - ягулыкның бер литры 36,86 һәм 39,36 сумнан.

Агентлык исәпләүләре буенча, бензинга ваклап сатуда бәя 1 процентка якынча 37 тиен туры килә. Бәяләр тагын бераз арту август-сентябрь аенда булырга мөмкин.

Белешмә өчен: узган ел әлеге ягулыкка уртача бәя литрына 34,3 сумны тәшкил итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/24/144944/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев