Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй көне аеруча куркыныч

Җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк.

Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм район гражданнарын кисәтә: төзелешләр, урман массивлары, мәдәни-мирас объектлары һәм урман посадкалары янында ут ягу тыела. Ә инде чүп-чарны яндыру ихтыяҗы килеп туганда, җилнең кайсы якка исүен исәпкә алырга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итәргә, учакның янып бетүен күзәтеп торырга кирәк. Кырларда, торак йортлар территориясендә чүп-чарны яндыру контрольдә тотылмаган, атап үткән таләпләр үтәлмәгән очракта, РФнең гамәлдәге законы нигезендә, моның өчен җаваплы затлар административ җинаять җаваплылыгына тартыла алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы