Әтнә таңы

“Йа Аллам, бу көнне дә бирдең”

Олы Әтнә мәчетендә быелгы һәм элекке ел хаҗи-хаҗияларын, авыл мәчетләренең хәзрәтләрен чакырып Корбан мәҗлесе уздырдылар.

Мәҗлес тәэбир әйтү белән башланды. Шуннан соң, килгән хаҗиларның һәрберсе үзенең фарыз гамәлне үтәп кайту тарихы, аның барышында туган кыенлыклар, аларны Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңүләре хакында сөйләде. Шөкер, араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә, хуҗалык җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр, пенсионерлар да бар иде.

Реклама

Хаҗи Әдһәм абый изге җирдә 2000 елны булган. "2 автобуста 10 көн бардык. Юлда мәчетләр очратмадык, далада да гыйбадәт кылдык. Өйрәтүче булмады, Хаҗ гамәлләрен үзебез белгәнчә башкардык. Ходай кабул итсен инде", - диде. Рәшит хәзрәт тә: "Без дә автобус белән бардык. Җиңел булмады, җәяү йөрү күп булды, аяклар шешеп бетте. Әле ярый "Птичий грипп" чыкты - самолет белән кайтардылар", - дип куйды. Гарәфетдин хәзрәт юлның яртысын - самолетта, аннан соңгысын автобуста барган. "Кунакханәбез 3 чакрым ераклыкта иде, көн дә барып-кайтып йөрдек. Сау-сәламәт булганда авырлыгы юк", - дип саный. Шунда имам-хатыйп Наил хәзрәт: "Ул әле дә мәчеткә кадәр 1 чакрым юл уза", - дип куйды. Мәсхүт абый да Хаҗ сәфәрен ерак 2005 елны кылган. Ай ярым чамасы Казанда аңлатма-мәгълүмат алган. Кәгъбәтуллада Кара ташка кулын тидереп кайтуына куана. Мәккәгә 2008 елны сәфәр кылган Госман хаҗи: "Күңелем тулды, йа Алла, бу көнне дә бирдең дип куанып, елап та алдым", - ди. Хаҗда һәркем теләк тели, ә аның юлдашыныкы үзенчәлекле булган. "Өемнең түбәсе тишек, шуны ябарга мөмкинлек бирсәң иде", дип ялынган. Ә бит теләге кайткач та тормышка ашкан. "Хаҗ кылу авыр түгел, соңыннан ул гамәлләрне саклау авыр", - дип саный Госман хаҗи. Рөстәм хаҗи яшь буын вәкиле, әле быел гына барып кайткан. "Беренче чиратта ихластан ният кылыгыз, тормышка аша ул. Анда физик һәм рухи рәхәтлек хисе кичердем. Кыенлыгын тоймадым, минемчә анда иң авыры - үзара үпкәләшмәү", - диде. Илгиз хаҗи исә: "Хаҗга җиңеллек эзләп бармыйсың. Барганчы физик яктан чыныгу да, калебеңне ныгыту да кирәк", - дигән фикердә. Ә анда Ибраһим пәйгамбәребезнең әлегәчә сакланган аяк эзен карап, уйга талган. Шул ярты минутлап вакыт эчендә, иптәшләре китеп юкка чыкканнар. "Әтисен югалткан бала кебек куркып калдым, әле ярый кәрәзле телефон симкасы биргәннәр иде", - ди. "Анда вакыт бәрәкәтле... Зәм-зәм суы үзе сыелык, үзе ризык... Һәм һәркемнең күңел халәте гаять тыныч", - дип соклана. Люция апай Хаҗ сәфәрен ерак 1997 елны ук кылган. Очраклы рәвештә диярлек билет алуын, Чечен Республикасының самолеты буш булып, Хаҗ сәфәренә шуны бирүләрен куанып сөйләде. "Мина тавында вакытта янгын чыкты. Коточкыч булды, ә бит Аллаһы Тәгалә кыямәт көненең бер кисәген Хаҗда күрсәтермен дигән. Без китеп, намаз укып килгәнче, яңартып та куйганнар иде", - дип истәлекләре белән уртаклашты. Рәйхана апа исә: "Рафисә ханым белән бергә укыдык, инде Хаҗга да бергә барырга язсын иде, дидем. Кабул булды бит", - ди. Рафисә апа мөселман календаре буенча килгән Яңа ел, якынлашучы Гашурә бәйрәмнәре белән котлагач, үзе белән бәйле могҗиза хакында сөйләп үтте. "Берничә тапкыр тәүаф кылдык, халык бик күп - Кара ташны күреп булмый. Ә соңгы килүемдә 6 тапкыр әйләндек, кеше элеккечә үк күп. Җиденче тапкыр әйләнеп килгәндә карыйм, берәү дә юк. Кара таш кул сузымында гына иде... икенде вакыты җиткән икән, халык шуңа таралган. Менә бит - могҗиза", - дип гаҗәпләнә.

Хаҗиларның күбесе күңелләре тулып, күз яшьләренә буылып сөйләделәр. Күңелле һәм саваплы гамәл булды бу. Мондый мәҗлес оештыручыларга, булышучыларга зур рәхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: