Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Бәрәскә: өметләр генә сүнмәсен

Олы Әтнәдән төньяк-көнчыгышка таба 22 километр ераклыкта урнашкан кечкенә авылларның берсе ул

Бетеп баручы дип әйтергә телем әйләнми, әмма берничә елдан бу авылның исеме тарихта гына калырга мөмкин булуы борчулы уйларга этәрә.
Әйтүләре буенча, авылның исеме районыбызның Түбән Бәрәскә авылы белән бәйле рәвештә килеп чыккан. Авыл өлкәннәре әле бу авыл үзе тулы бер колхоз булып гомер кичергән чорларда бирегә Бәрәскәдән комбайнчылар килеп эшләгәнне дә хәтерли. Ә икенче  фаразлар буенча, авыл элек  Уссюль исемен йөртеп, биредә марилар яшәгән. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә, бу «Төкерек» дигәнне аңлата, димәк, биредә халык элек- электән аз яшәгән. Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, авыл 18 гасыр ахыры – 19 гасыр башында оешкан. 1860 елга кадәр  биредә яшәүчеләр дәүләт крестьян­нары категориясенә кергән. Җир эшкәртү, терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Егерменче гасыр башында биредә мәчет, сөт лавкалары булган, 241,5 дисәтинә җирләре булган. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Царевококшайск уезды Күлле Киме волостена кергән. Бүген ул Әтнә районы Күлле Киме авыл җирлегенә карый. Әле 2002 елда гына биредә татар милләтеннән  58 кеше яшәгән, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Башлангыч мәктәп, клуб эшләп торган. Кызганыч, бу биналарда хәзер инде йозак эленеп тора. Колхоз фермалары да ташландык хәлдә- тигәнәккә батып утыра. Авылда теркәлүчеләр саны 27 булса да, гел биредә яшәүчеләр биш йортка тугыз гына кеше. Дөрес, уты, газы, суы кертелгән. Әмма... Рәсәйдә иң зур проблема – юл мәсьәләсе бу авылны да читләп узмаган. Карлы- буранлы кышы бар, яңгырлы көзе, язы. Көннәр матур булганда авылга машина белән кереп була, ә менә һава торышы начарланса – олы юлдан ике километрны җәяүләп. Ул олы юл дигәнен дә инде, әйтмәсәм, хәтере калыр...
“Мин үземне белә башлаганда, авылда 40 лап йорт бар иде”,  – дип сөйли күп еллар авыл клубында директор булып эшләгән Сания Гыйлемханова. Төп нигезе каршысындагы йорткка килен булып төшкән ул. Хәзер инде кечкенә оныгы белән гомер кичерә. “Бик рәхәтләнеп, тыныч кына яшәп яткан көнебез. Ут бар, су кергән, газ кергән, ә иң мөһиме – телефон кертелгән. Аллага шөкер, бар да бар”, – ди. Кәҗә асрый, тавыклары бар. Гомумән, бу авылда кәҗә, сарык, сату өчен тай асраучылар бар. Сыер исә бер генә хуҗалыкта – Сәрия Галәвиеваларда гына бар икән. Бу малны асрау өчен биредә бар мөмкинлек булса да, сөтен куяр урын юк шул. Сәрия ханым Яңа Бәрәскә һәм Бактачы авылларында почтальон булып эшли. “Бик молодец кеше Сәрия. Кар дими, яңгыр дими – эшен җиренә җиткереп башкара. Кышын чаңгы белән йөри. Гел хәрәкәттә – шуңа да картаймый, гел яшь. Сәрия исән булса Яңа Бәрәскә дә, Бактачы да яши”, – ди аның турында Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев. 1984 елдан бу эштә Сәрия ханым. “Ике авылга 13 пенсионер – шуларга 50 газет журнал таратам. “Әтнә таңы”н да бик яратып алдыралар, укыйлар”, – ди үзе.
Үзизоляция чорында гына тү­гел, гадәти тормышта да авыл халкын кирәк-ярак белән Әгъ­зәм Заһидуллин һәм Дания Мө­бәрәкшина тәэмин итеп тора. Төп халык арасында басу юлларында йөрердәй транспорт чарасы да Әгъзәм абыйда гына икән.
“Халык бик булган, бердәм”, – ди авыл җирлеге башлыгы биредә яшәүчеләр турында. Үзара салым акчасын да иң беренчеләрдән булып җыеп тапшыра алар.
Башка авыллар 500 сум җыйганда, яңа  бә­рәс­кәлеләр 1500дән җыелган – барлыгы 58 мең сум.
 Читтә яшәүчеләре дә кырыйда калмаган. Ун тонна сыйдырышлы савыт урнаштырганнар, скважинаның тирәнлеге – 117 метр. Зиратлары ялт иткән – кайбер зур авылларның борынына чиертерлек. Ирексездән, авыл тарихларын өйрәнүче күренекле галимә – Фирдәвес Гарипованың сүзләре искә төшә. “Авылның йөзе – аның зиратында. Никадәр күп халкы булып, мул яшәп тә, зиратлары каралмаган икән – димәк, авыл халкы тарихына, үткәннәренә битараф. Ә үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, – дигән иде ул. Яңа Бәрәскә – бик матур авыл. Өйләре төз, каралты-куралары каралган. Табигате искиткеч. Өметләре генә сүнмәсен анда яшәүчеләрнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев