Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа бәйге старт алды

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 21 августтан 29 августка кадәр яңа смотр-конкурс уздыра. Әлеге смотр-конкурс мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, һөнәри белем бирү оешмалары, балалар бакчаларында иң яхшы капиталь ремонт һәм 2017-2018 яңа уку елына иң яхшы әзерлекне ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурска һәр районда агымдагы елда ремонтланган бер мәктәп,...

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 21 августтан 29 августка кадәр яңа смотр-конкурс уздыра.
Әлеге смотр-конкурс мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, һөнәри белем бирү оешмалары, балалар бакчаларында иң яхшы капиталь ремонт һәм 2017-2018 яңа уку елына иң яхшы әзерлекне ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурска һәр районда агымдагы елда ремонтланган бер мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесе, һөнәри белем бирү оешмасы, балалар бакчасы сайлап алына.
Бәйге ике этапны үз эченә ала: зона этабы - 21-24 август, финал 28-29 август көннәрендә уза. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән җирәбә ярдәмендә билгеләнә. Жюри сос­тавына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары керә.
Бәйгедә лицензия һәм аккредитацияләре булмаган белем бирү оешмалары, шулай ук 2014-2016 елларда узган смотр-конкурсларның җиңүчеләре яки призерлары катнаша алмый.
Смотр-конкурсның зона этабы старт алып, 21 август көнне Рина Бәдриева, Маринэ Хухунашвили, Руслан Минабетдинов, Роман Морозов составында гы жюри безнең районда булып киттеләр. Биредә алар Күлле Киме мәктәбендә, Күәм балалар бакчасында, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында булдылар. 12 мәктәп арасыннан җирәбә нигезендә чыккан Иске Өҗем төп мәктәбен һәм авыл хуҗалыгы техникумын барлык кретирийлар буенча тикшерделәр. Территориянең төзеклеге, спорт инвентарьлары җитәрлек булу, чисталык, террорчылыктан сакланыш, гомумән бер генә вак-төяк тә күз уңыннан югалмады жюри әгъзаларының.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев