Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәме тарихы

Бу бәйрәм алдыннан һәр олы кешенең башында балачак хатирәләре яңарадыр: авыл клубы сәхнәсендә урман исләре бөркеп торучы бизәлгән чыршы агачы, аның тирәсендә әйләнеп биеп йөрүче малайлар-кызлар, Кыш бабай һәм Кар кызы... Балачакта без ул бәйрәмнең тарихын да, башка илләрдә ничек каршылануын да белми идек. Хәзер дә күп йолаларын, тарихын белмичә...

Бу бәйрәм алдыннан һәр олы кешенең башында балачак хатирәләре яңарадыр: авыл клубы сәхнәсендә урман исләре бөркеп торучы бизәлгән чыршы агачы, аның тирәсендә әйләнеп биеп йөрүче малайлар-кызлар, Кыш бабай һәм Кар кызы... Балачакта без ул бәйрәмнең тарихын да, башка илләрдә ничек каршылануын да белми идек. Хәзер дә күп йолаларын, тарихын белмичә яшибез.

Борынгы тарихка күз салсак, Вавилонда Яңа ел бәйрәмен яз көне үткәргәннәр, ул фарсы халкында яз эшләре башлануны белдергән, Нәүрүз бәйрәме кебек булган. Безнең эрага кадәр 123 ел элек римлылар Яңа ел бәйрәмен 1 гыйнвардан үткәрә башлаганнар, ул көнне алар яңа консулны да сайлап куйганнар. Янус исемле Алла исеменнән килеп чыккан.

Европада яшәүче мәҗүси халыклар декабрь ае азагында кояшның горизонттан өскәрәк күтәрелә башлавын төрлечә бәйрәм иткәннәр. Аларга христиан динен кертә алмый җәфаланган миссионерлар 25 декабрьдә алар белән бергә Иисусның (Иешуаның) туган көнен бәйрәм итә башлыйлар.

Ә чыршы кую гадәте 1571 елның 21 декабрендә хәзерге француз шәһәре Селеста янында була, шәһәр ул вакытта Шлеттштадт дип аталган. Бу тарихи вакыйга шул шәһәрнең китапханәсендәге кәгазьләрдә сакланган, анда чыршыны кисү, алып кайту, бизәүнең күпме бәягә төшүе дә күрсәтелгән. Соңрак христиан рухание Мартин Лютер алмалар белән бизәлгән чыршыны җәннәт агачының символы дип игълан итә. Укымышлы Европада берничә ел балта остасы булып эшләп су кораблары төзергә өйрәнгән рус патшасы Петр 1 Голландиядән бәрәңге утырту һәм Яңа елда чыршы ботаклары белән өйне бизәү гадәтен дә алып кайта. Ләкин ул патша үлгәч аның реформаларын яратмаган халык Яңа елны каршылаганда чыршы куймый башлый. Чыршы агачын хәмерле эчемлекләр сатучы кабак түбәләренә генә куялар, чыршы ул эчемлекне яратучыларга юлны ерактан күрсәтеп торган. Германиядәге Бавария өлкәсенең бер кечкенә шәһәрендә алма уңышы начар булу сәбәпле, чыршыны ясалма шарлар белән бизи башлыйлар. Ә Кар кызы урынына элек руслар уңыш бирү алиһәсе - Кострома булып киенгән кызны куйганнар. 1492 елдан алып Петр 1 реформаларына кадәр Яңа ел да, чиркәү мәктәпләрендә укулар да 1 сентябрьдә башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев