Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмендәге озын яллардан соң беренче эш көне 11 гыйнварда була

31 декабрьдәге эш көне 26 декабрь - шимбә көнгә күчерелде.

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне 11 гыйнварда була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Безне озын яллар көтә. Татарстан Президенты карары белән, 31 декабрьдәге эш көне 26 декабрьгә күчерелде. 26 декабрьдә 1 сәгатькә кыскарак эш көне була. Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 11 гыйнварда без эшкә чыгарга тиеш», — диде министр.

Министр бер-береңә ярдәм итәргә, аеруча балалары башка шәһәрләрдә яшәүче өлкәннәргә карата игътибарлы булырга чакырды. Әти-әниләргә, туганнарга шалтыратып хәл белешергә киңәш итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-12-2020/ya-a-el-b-yr-mend-ge-ozyn-yallardan-so-berenche-esh-k-ne-11-gyynvarda-bula-5792571


Нет комментариев