Яңа ел чаралары саклык сорый!
Янгын күзәтчелеге бүлеге бәйрәм чорында аеруча сак булырга чакыра.
- Бинада Яңа ел чыршысын ышанычлы нигезгә урнаштырыгыз һәм чыгу юлларына теләсә-нәрсә өймәгез.
- Төзек булмаган электр гирляндаларын кулланмагыз.
- Бинада пиротехник эшләнмәләр һәм ачык ут кулланмагыз.
- Балаларны ялгыз калдырмагыз, ут куллану кагыйдәләренә өйрәтегез.
- Электр чыбыгы төзеклеген тикшереп торыгыз, акртык көчәнеш булмасын, кулдан ясалган электр җиһазлары кулланмагыз.
- Электр җиһазларын кабызып калдырмагыз.
- Урын-җирдә тәмәке тартмагыз, онытмагыз - сигарет һәм алкоголь янгынның төп сәбәпчеләре.
Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу отышлырак!
Ул-бу куркынычка тарысагыз, кичекмәстән "01", "112" телефон номерлары аша хәбәр итегез.
Пиротехника куллану кагыйдәләре:
- Эшләнмәне куллану инструкциясен яхшылап укып чыгарга иренмәгез;
- Фитильне кул сузымы ераклыгында гына яндырыгыз;
- Караучылар куркыныч зонадан, инструкциядә күрсәтелгәнчә, еракта булсыннар. Әмма ул 20 метрдан да ким булмасын.
Катгый тыела:
- Янып торган пиротехник эшләнмәне кулыгызда тотмагыз;
- Янып беткәннән соң, яисә, эшләмәсә дә өстенә иелеп карамагыз;
- Пиротехник эшләнмәне халык җыелу мөмкин булган юнәлешкә җибәрмәгез,
- Пиротехник эшләнмәне ябык бинада кулланмагыз;
- Пиротехник эшләнмәне бина, корылма, агач, электр чыбыгына якын җирдә һәм куркыныч зонадан кечерәк ераклыкта булсалар, кулланмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев