Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел җиткәнче үк арттыралар

Яңа ел килеп җитсен инде, икенче көнне үк бәяләр артачак дип уйлыйсыздыр. Юк шул, бензин бәясен, әнә, аңарчы ук арттырырга уйлыйлар. Россиянең 70 төбәгендә бәяләр арткан инде, имеш. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортындагы брифингта хәбәр иттеләр. Бензин бәясе җайлап кына, кулланучыга йөрәк өянәге ясамыйча гына артачак, диделәр. (Хезмәт хакларын шулай...

Яңа ел килеп җитсен инде, икенче көнне үк бәяләр артачак дип уйлыйсыздыр. Юк шул, бензин бәясен, әнә, аңарчы ук арттырырга уйлыйлар.

Россиянең 70 төбәгендә бәяләр арткан инде, имеш. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортындагы брифингта хәбәр иттеләр.

Бензин бәясе җайлап кына, кулланучыга йөрәк өянәге ясамыйча гына артачак, диделәр. (Хезмәт хакларын шулай арттырсалар иде, кинәт һәм күп тапкырга арттырсалар да риза - безнең йөрәкләр андыйга чыдам хәзер).

Ярты ай эчендә бензин бәясен, әйткәнчә, 70 төбәктә арттырганнар, шул сәбәпле бездә бер литр бензин иң очсыз бәягә сатыла икән.

Кыскасы, хикмәт дими ни дисең инде, аның бит, бездә, хезмәт хакы да очлы түгел!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев