Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел каникулларында больница ничек эшли

Авыру сорап килми, бәйрәм көннәрендә дә авырып китәсең, иң элек күңелгә "Ял бит, табиблар эшләмидер, борчыганны яратмаслар инде", дигән уй килә - гадәттә шулай уйларга күнеккән инде без. Ничек булса да борчымаска исәп, тик, чама калмаса бармый хәлең дә юк. Әнә шул хакта район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир...

Авыру сорап килми, бәйрәм көннәрендә дә авырып китәсең, иң элек күңелгә "Ял бит, табиблар эшләмидер, борчыганны яратмаслар инде", дигән уй килә - гадәттә шулай уйларга күнеккән инде без. Ничек булса да борчымаска исәп, тик, чама калмаса бармый хәлең дә юк.

Әнә шул хакта район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Дамир Закиров белән сөйләштек.

- Яңа ел каникулларында район үзәк больницасының поликлиникасы 3, 4, 5, 6 гыйнвар көннәрендә гадәттәгечә эшли. Эш сәгате беткән булса, "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә мөрәҗәгатә итә алалар. Авыруларны дежур табиб карый. "Ашыгыч ярдәм" бүлеге тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтә. Без гел халыкның сәламәтлеге сагында...- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев