Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яңа ел сайлаулары"- фоторепортаж

Әтнә дәүләт драма театрының кече залында (нәкъ менә шундый зал бар, күптән түгел генә эшләделәр, искиткеч һәм бик уңайлы) икенче көн рәттән балалар өчен "Яңа ел сайлаулары" дип исемләнгән музыкаль интерактив тамаша куелды. Әлеге тамашаны сәхнәгә куючы режиссер, театрыбызның артисты - Дамир Сидеев. Балалар өчен куелган тамашалар бөтереп алып кереп...

Әтнә дәүләт драма театрының кече залында (нәкъ менә шундый зал бар, күптән түгел генә эшләделәр, искиткеч һәм бик уңайлы) икенче көн рәттән балалар өчен "Яңа ел сайлаулары" дип исемләнгән музыкаль интерактив тамаша куелды.

Әлеге тамашаны сәхнәгә куючы режиссер, театрыбызның артисты - Дамир Сидеев.

Балалар өчен куелган тамашалар бөтереп алып кереп китә торган була гадәттә, сокланып карап утырасың, киемнәр матур, артистларның чыгышы сокланырлык. Ә монысы ничек икәнен дә беләсегез киләдер, "Менәрлекме, карарлыкмы, кызыклымы бу тамаша?"-дигән сорауны берничә кеше бирде.

Сез дә шулай уйлыйсыздыр. Җавап бирәм: "Бара күрегез, балаларыгызның ни дәрәҗәдә актив, сәләтле икәнлеген күрерсез. Ничекме? Шулай, тамашасы бар, сайлаулар бара... шәп уйныйлар.

Миңа иң ошаганы: артистларның залдагы балалар белән эшләүләре булды. Бер генә бала да күңелсезләнеп утырмады, урыны-урыны белән тамаша залында утырып торыр кеше дә калмады бугай, бар да сәхнәгә күчеп бетте... Юк кына әйберләр, ә күпме рәхәтлек, онытылмас кичә...

Балалар Кыш бабайга шигырь сөйләделәр, конфет кучтәнәчләр дә мулдан булды. Сөйләп бетерәсем килми, фотоларын куям, карагыз, күрегез, барыгыз!

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев