Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел сихри бәйрәм булуын беркайчан да югалтмый икән - "Әтнә таңы"

Яңа ел хатирәләре Яңа ел сихри бәйрәм булуын беркайчан да югалтмый икән. Мин әле дә булса да һәр туган елга яңа өметләр, яңа кичерешләр баглыйм, нарасый баладай яңалык көтәм, үзем, балам, туганнарым, дусларым өчен теләкләр язып куям, өйне маскалар, мишура, гирлянда белән бизим, кар бабай белән кар кызын да онытмыйм....

Яңа ел хатирәләре

Яңа ел сихри бәйрәм булуын беркайчан да югалтмый икән. Мин әле дә булса да һәр туган елга яңа өметләр, яңа кичерешләр баглыйм, нарасый баладай яңалык көтәм, үзем, балам, туганнарым, дусларым өчен теләкләр язып куям, өйне маскалар, мишура, гирлянда белән бизим, кар бабай белән кар кызын да онытмыйм. Алай гына да түгел, төрле юрау-ышануларны сыныйм, димәк, аларны үтим. Яңа елга мөкиббән китүем тикмәгә түгел, балачагым хатирәләре буенча бу бәйрәмгә гаиләбездә игътибар зур булудан киләдер.

Тату гаиләбездә Яңа ел чыршы бизәү "ритуалы" белән башланып китә. Ул көн кичтән үк билгеле була. Безнең сигезенче булып яшәгән мәче Сорыкай да сизенә, аңа да шатлык: без мәктәптә чакта мишурага бәйләнеп уйный, озак карап торганнан соң, мич җылысыннан тирбәлгән уенчыкларга сикереп күңелен күрә. Бәйрәм рухына нигез салучы кеше - чыршы хәстәрләүче әтием. Ат арбасының иң түренә төреп салган чыршыны куанычлары тышка чыккан, кабаланган кызларына алып бирә. Әле беребез, әле икенчебез кулына күчкән сылукайны көч-хәл белән өйгә алып керәбез. Кар бөртекләре боз кисәгенә әйләнеп энәләрен сарган була. Бозлары купсын, энәләре кипсен дип, әни чыршы "язмышын" үз кулына ала. Алдан ззерләнгән тукымага бастыра, саклык белән бауларын чишә. Үзе һаман әтине мактый, бигрәк хуш исле дип чыршыны сыпыргалый. Безнең эчтә җан юк: кайчан гына әти корал тотып керер дә, чыршыны урнаштырыр, тартма тулы уенчык көтеп ята, гирлянданы күптән тикшереп куйдык, өр-яңа мишуралар конверты кулдан төшми...

Ниһаять, чыршы кызы - сылукай өйнең түрендә: китә ыгы- зыгы, чыр -чу киләбез, әйтеп бетермәслек рәхәтлек, аңлатып булмаслык халәт бу. Уенчыклар шундый күп, күз явын алырдай матурлар. Кар бабай янына кар кызын, кишер янына куянны, җиләк янына балыкны (алар бит җәйне хәтерләтә), боз сөңгесе янәшәсенә кар бөртеген эләбез. Әти гирлянданы урнаштыра, йолдызны беркетә, без яңадан мишура, пыяла мәрҗәннәр эләбез, мамык кисәкләре өстенә хлопушка атабыз, аның эченнән чыккан нәни генә уенчыкны кадерле талисман итеп саклыйбыз да әле. Менә соңгы нокта куяр вакыт җитә. Чәй әзерләп йөргән әнине дә чакырып, утны сүндерәбез. Бер, ике, өч, чыршыда ут кабын! Мәктәп чыршысына әзерләгән тамашаны, әни тегеп биргән киеменә кадәр киеп башкарып чыгабыз. Әни төзәтмәләр кертә, биюе элементларын күрсәтә, алманча җырлап та бирә. Әти кул чабып үсендереп тора, мактап ала. Рәхмәт, сезгә әти-әнием, шундый матур бүләк ясый белгәнегез өчен. Ерак авыл баласына шуннан да кадерле, якты, җылы бәйрәм була аламы соң!

Бу бәйрәмдә төрле хәлләр дә булмый калмый. Исемдә калганнарның берничәсен бәян итим әле. Әбием исән чакта чыршы исен тагын да тәмләтәм дип, ак чыршыга хушбуй сибә. Шул бүлмәдә җыештырып йөргән апам бу катнашмадан хәлсезләнеп аңын югалта. Без аны чанага ястык салып, ишек алдында тартып йөреп айнытабыз. Минем өчен серле булып тоелганы да бар, кич буе азапланып та яндыра алмаган йолдызны санга булса да ярар дип чыршыга беркетеп йокларга яттык. Уттан өзәргә дә онытканбыз ахры, ул төнлә үзеннән үзе янып китте. Ул чагында мин аны могҗизага тиңләдем. Ә бер елны өстәл өстенә махсус урынга утыртылган чыршыбыз авып төште, уенчыклар күпләп ватылды, апам белән икәү бик кайгырыштык. Ә әниебез зарланмады, уфтанмады безне сөендереп төрледән-төрле уенчыклар алып кайтты. Яңа ел тагын бер үзенчәлеге-тәмлүшкәләр әзерләнүе белән истә калган. Элек эрбет чикләвен кушанкасы белән тиен рәсеме төшкән тартмаларга салып саталар иде, биш кызга биш тартма эрбет чикләвеге бүләк ителә.

Әти- әнием әле дә булса өйнең түрен чыршы яки нарат ботаклары белән бизи. Урам як тәрәзәләренә гирляндалар элеп, табын әзерләп, күчтәнәч-бүләкләр тутырып куялар. Балалары бергә җыелып кабат балачакларын искә аласыларын белә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев