Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел төнендә Сарман урамы бәлеш ашады

Матур гадәтне дәвам итеп, без, Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләр, Путинның котлавыннан соң, урамга чыгып йөгердек. Салют атканнарын карап хозурландык. Җор теллеләр монда да сүзсез калмады, "Монысын байлар ата, ә монысы безнең кебекләрнеке..." дип аңлатма бирә бардылар. Хет кемнеке булсын, салют - салют инде. Бетте бугай дип, үзебезнең урамның салютын...

Матур гадәтне дәвам итеп, без, Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләр, Путинның котлавыннан соң, урамга чыгып йөгердек. Салют атканнарын карап хозурландык. Җор теллеләр монда да сүзсез калмады, "Монысын байлар ата, ә монысы безнең кебекләрнеке..." дип аңлатма бирә бардылар.

Хет кемнеке булсын, салют - салют инде. Бетте бугай дип, үзебезнең урамның салютын аттык. "Безнең урам да төшеп калганнардан түгел, анысын Сәфәровлар гаиләсе бүләк итте. Җырчы егетебез Фаил Сәфәров атты быел салютны.

Шуннан соң иң кызыгы башланды инде- Бәлеш. Ит бәлешен быел больницада эшләүче Раиләбез пешерде. "Бик тырыштык, гаилә белән пешердек ", - дип, Яңа ел белән котлады гармунчы Фәритебез. Шиһаповлар икәнен аңладыгыз инде.

Ул бәлешнең тәмлелекләре! Аллаһы Тәгалә рәхмәте инде бу, өйдә утырып ашасаң бу кадәр тәмле дә булмый әле ул, ә монда урамда, өстәл әзерләп, бөтен тирә- күрше берсен-берсе котлап, кыстап ашаганда искитмәле! Күз алдына китергәнсездер инде, пар бөркеп торган бәлеш... Янындагы шешәләргә дә әллә ни игътибар бирелмәде кебек. Тотып куюлар, котлаулар, теләкләр теләүләр... күңел ачулар...

Олылар гына түгел, яшьләр, балалар да да шунда, бергә. Бергәлеккә, бердәмлеккә ни җитә...- Аллага шөкер, менә шулай яшибез без. Яман күзләрдән дә Аллаһы Тәгалә үзе сакласын..."Киләсе елның соңгы төнендә дә барыбыз да бергәләп каршы алсак иде",- дип теләдек. Амиин, дигән сәгатькә туры килсен.

Бай да булып була, тик безнекеләрнеке кебек күңел байлыгы насыйп булсын барыбызга да. Яңа еллар белән Сезне! Сарман урамында яшәүчеләрдән котлау кабул итегез!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев