Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай дәвам итә

Шулай дип әйтергә ярата безнең халык. Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләр өчен ул начар булмас, дип ышаныйк. Ни өченме?

Сәгать төнге 12не суккач, бөтен тирә-күрше урамга атылды, чөнки бар да белә, иң кызыгы һәм иң күңеллесе башлана гына: Лилия белән Фидаил бәлеш күтәреп чыга, Салих өстәл урнаштыра. Хатын-кызлар табын кора, бары да минут эчендo һәм бары да бар: музыка уйнап тора, балалар шау-шу килеп алдан әзерләнгән таудан шуалар, эле алар шуа. Соңрак аларны без, өлкәннәр алыштырабыз. Гирляндалар янып тора. Фәрит аппаратурасын көйли. Кыскасы, урам гөрли. Ул да тугел бию башлана, кар атышып уйнаган балалар килеп кушыла... берәү, икәү, өчәү...унбиш, уналты. "Бигрәк күнелле итеп каршы аласыз икән сез", - дип соклана Фәрдия апа белән Җәүдәт абый Маликовлар. Сәгать иртәнге дүртенче ярты, урам гөр килә. Бишенчедә таралыштык. Өченче ел шулай каршы алабыз Яңа елны! Күнелдә изге теләкләр: еллар имин булсын, бер-беребезгә терәк булып яшик быел да! "Амин!" Шулай яшибез! Быел да шулай яши алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев