Яңа газета дөнья күрде
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова яңа газета чыгара башлады. Электрон газета түгел, ә кәгазь газета. Ул "Язмышлар сукмаклары" дип атала. Редакторы мәдәни темаларны яктыртучы журналист Люция Хәбибуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова исә - гамәлгә куючы һәм нәшер итүче.+ Газета А4 форматындагы 8 полосадан тора. Эчтәлеккә килгәндә: эстрада, рецептлар, киңәш-табыш, йолдызнамә, ир белән...
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова яңа газета чыгара башлады. Электрон газета түгел, ә кәгазь газета. Ул "Язмышлар сукмаклары" дип атала. Редакторы мәдәни темаларны яктыртучы журналист Люция Хәбибуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова исә - гамәлгә куючы һәм нәшер итүче.+
Газета А4 форматындагы 8 полосадан тора.
Эчтәлеккә килгәндә: эстрада, рецептлар, киңәш-табыш, йолдызнамә, ир белән хатын, язмыш. Беренче-икенче биттә Сиринә Зәйнетдинова белән әңгәмә, алга таба Зәйнәп Фәрхетдинованың хәтер-хатирәләре, Роза Хәйретдинова турында бер полосалык язма.
"Язмыш сукмаклары" ай саен чыгачак.
Газетаның ахырында тираж 1100 дип куелган. Басма төсле итеп чыгарылган. Калын кәгаздә. Бу шактый кыйммәтле продукт.
Тулысынча: http://matbugat.ru/news/?id=21377
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев