Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“нда яңа җитәкче

Татарстан Роскомнадзорының элекке башлыгы Айрат Зарипов басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Агентлык белән 2012 елдан бирле җитәкчелек иткән Ирек Миннахметов шушы көннәрдә "Татспиртпром" ҖЧҖ генераль директоры булды.

Айрат Зарипов Казанда 1962 елда туган. "Физик" белгечлеге буенча Казан Дәүләт педагогик институтын тәмамлый һәм Казан финанс-икътисад институтында укып,"Менеджмет" белгечлеге ала.

1984-1985 елларда Казанның 2нче училищесында укыта, ТАССР Министрлар Советының җәмәгать туклануы Идарәсендә комсомол комитеты секретаре булып эшли. Комсомол эшчәнлегенең күп баскычларын үткәннән соң,1994-2002 елларны Казан шәһәре администрациясендә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары белән элемтә өлкәсендә эшли. 2002-2010 елларда Татарстан Президентының пресс-үзәге һәм пресс-хезмәте җитәкчесе. Ә инде 2010 елдан ТР буенча Роскомнадзорны җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев