Әтнә таңы

Яңа кергәннәрне адаштырмыйк!

"Әтнә таңы"нда чыккан язмаларның берсен дә калдырмыйча укып барам. Газетаның 63нче санында чыккан "Доганы дөрес кылыйк" дигән Хәйдәр Галәвиевнең мәкаләсенә карата үземнең уй-фикерләремне белдерәсем килә. Мин күп сынаулар аша узып, күп уйланулардан соң Ислам дине юлына яңа гына аяк басучылардан. Яшермим, бер ел эчендә дингә кагылышлы бик күп нәрсәләрне өйрәнеп...

"Әтнә таңы"нда чыккан язмаларның берсен дә калдырмыйча укып барам. Газетаның 63нче санында чыккан "Доганы дөрес кылыйк" дигән Хәйдәр Галәвиевнең мәкаләсенә карата үземнең уй-фикерләремне белдерәсем килә.

Мин күп сынаулар аша узып, күп уйланулардан соң Ислам дине юлына яңа гына аяк басучылардан. Яшермим, бер ел эчендә дингә кагылышлы бик күп нәрсәләрне өйрәнеп булмый, шулай да Күңгәр мәчете каршында оеш­тырылган дәресләрдә Коръән әлифбасы хәрефләрен һәм тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп, "Коръән Кәрим"не тиешенчә укый алуга ирешүне үземнең кечкенә генә уңышым дип саныйм.

"Әтнә таңы" һәм "Акчарлак" газеталарында дингә кагылышлы бик күп мәкаләләр дөнья күрә. Аларда әйтелгән фикерләрне раслау өчен Коръән сүрәләреннән аятьләр китерелә. Мин: "Үзең белмичә һәм ышанмыйча кешегә сөйләмә" дигән, үземә куйган таләп буенча Коръән тәфсиреннән тиешле сүрәләрне һәм аятьләрне табып укып, мәкаләләрдәге белән андагы мәгънәләр туры киләме-юкмы дип уйланам.

Инде алда әйтелгән мәкаләгә әйләнеп кайтыйк. Аның башында "Ийәкә нәстәгыйн", дип язылган, ә бит тәҗвид кагыйдәләре буенча ул "Иййәәкә нәстәгииин", дип язылырга һәм укылырга тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк: "Доганы бөтенләй укымауга караганда уку хәерлерәк, дөрес укымауга караганда дөрес уку тагын да хәерлерәк". Дога укыганда без аны дөрес укыйбызмы, дип уйланырга һәм бөтен тырышлыгыбызны аны дөрес укуга юнәлтергә тиеш. Ә инде догабызның кабул булу-булмавы бөек Аллаһы Тәгалә кулында.

Реклама

Хәйдәр Галәвиев "Әгъраф" сүрәсенең 55 аяте "Дога кылганда тавышыбызның нинди булырга тиешлеген аңлата", - ди. Бу аятьнең тәфсирендә болай диелгән: "Аллаһуга зарыйлык кылып, хәҗәтләрегезне сорагыз! Сорауда чиктән чыгучыларны (хәттин ашканнарны) Аллаһ, әлбәттә, сөйми" (Мәсәлән: тәүбә итеп төзәлмичә җәһәннәм газабыннан имин булуны сорау). Аңлавымча, монда сүз дога укыгандагы тавыш турында бармый. Намаздагы тавыш турында бөтенләй башка сүрәдә, Коръән болай ди: "Намазда кыйаәтне бик кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укыгыл!" (17 сүрә, 110 аять).

Ә "Хәшер" (59 сүрә) сүрәсенең 10 нчы аятенә килсәк, анда болай диелә: "Ий, Раббыбыз, безне ярлыкагыл, дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлыкагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаш­тырмагыл иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, мәрхәмәтле вә рәхимлесең!" Әгәр монда язылганнарга карасак, башта сүз үзебез, аннан соң мәрхүмнәр һәм тагын үзебез турында бара. Уйлавымча: "Монда башта үзебез өчен һәм аннан соң мәрхүмнәр өчен дога кылырга кирәк", дип нәтиҗә чыгарып булмыйдыр. Бу аятькә карата башка дин әһелләренең һәм дин галимнәренең фикере ничек икән? Шуны төгәл белергә иде.

Һәрбер дога "Теләкләребезне кабул кыл", дип тәмамлана. Аны Коръәндә "Әәмииин" дигән сүз белдерә. Доганы гади генә "Әмин", дип, сузмыйча гына тәмамлау дөрес түгел, чөнки ул бу очракта бөтенләй башка мәгънәне бирә (Әмин дигән кеше исеменең мәгънәсен кара).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: