Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа операция башлана

Атна барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан "Тоннель" операциясе үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде. Бүлекчә җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәевтән алган мәгълүматларга караганда, Бәдри Җиһаншин урамы, 89 йорт йорт янында узган операция барышында барлыгы дүрт юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Язып, хәбәр итеп торуга карамастан, юл кагыйдәләрен...

Атна барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан "Тоннель" операциясе үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде.
Бүлекчә җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәевтән алган мәгълүматларга караганда, Бәдри Җиһаншин урамы, 89 йорт йорт янында узган операция барышында барлыгы дүрт юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Язып, хәбәр итеп торуга карамастан, юл кагыйдәләрен үтәүгә бармак аша караучылар байтак шул бездә. Руль артына куркынычсызлык каешын такмаган килеш утырган ике йөртүченең административ җаваплылыкка тартылуы әнә шул хакта сөйли. Машина төзек түгел дип тә артык борчылмый кайберәүләр. Төзексез машинага утырган хәлдә юлга чыгып, үзен дә, пассажирларын да нинди куркыныч астына кую­ларын аңлап бетермиләр, күрәсең. Шундый бер йөртүчегә, тиешле юл билгесенә туктамаган тагын бер йөртүчегә дә штраф түләргә туры киләчәк.
Җәйге каникуллар тәмамланырга да күп вакыт калмады. Шушы уңайдан, ЮХИДИ хезмәте "Игътибар - балалар!" операциясен игълан итә. "Әлеге операция 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Операция барышында балаларның юлларда үз-үзен тотышы, руль артында өлкәннәрнең сабыйлар язмышына мөнәсәбәте игътибар үзәгендә булачак", - ди Рамил Гәрәев. Бу хакта әти-әниләр дә онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев