Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа секция эшләячәк

Мәгариф хезмәткәрләренең республика пленар утырышы быел Мөслим районында узды. Анда безнең районнан да вәкилләр катнашты. Бүген Олы Әтнә мәктәбе базасында "Мәктәптә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү" исеме астында мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының киңәшмәсе үткәрелде. Анда мәгариф бүлеге методистлары, ике мәктәптән директор урынбасарлары чыгыш ясады. Шулай ук предметлар буенча секцияләр...

Мәгариф хезмәткәрләренең республика пленар утырышы быел Мөслим районында узды. Анда безнең районнан да вәкилләр катнашты. Бүген Олы Әтнә мәктәбе базасында "Мәктәптә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү" исеме астында мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының киңәшмәсе үткәрелде. Анда мәгариф бүлеге методистлары, ике мәктәптән директор урынбасарлары чыгыш ясады. Шулай ук предметлар буенча секцияләр эшчәнлеге башланып китә. Быел алар арасында яңа секция дә булдырылган. Әлеге секция махсус яшь укытучылар өчен эшләячәк. Секция эше барышында өлкән укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртак­лашыр, мастер класслар үткәрер дип көтелә. Сүз уңаеннан, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе бездә 25 августта үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев