Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашы мәктәбендә – семинар

Районыбыз укытучыларының бик матур гадәте бар, фикер алыша беләләр, яңалыкка омтылалар. Бу арада әнә шундый семинарлар бара районыбыз мәктәпләрендә. Югары сыйныф укытучылары гына түгел, башлангыч сыйныф укытучылары да аерым бер мәктәптә җыйналып, укучыларның белемнәрен тикшерәләр, укытучыларның эш алымнарын өйрәнәләр, бәяләп фикер алышалар. 23 гыйнварда, кичә, Яңа Шашы урта мәктәбе базасында...

Районыбыз укытучыларының бик матур гадәте бар, фикер алыша беләләр, яңалыкка омтылалар. Бу арада әнә шундый семинарлар бара районыбыз мәктәпләрендә. Югары сыйныф укытучылары гына түгел, башлангыч сыйныф укытучылары да аерым бер мәктәптә җыйналып, укучыларның белемнәрен тикшерәләр, укытучыларның эш алымнарын өйрәнәләр, бәяләп фикер алышалар.

23 гыйнварда, кичә, Яңа Шашы урта мәктәбе базасында районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары өчен фәнни- практик семинар үткәрелде. Семинарның темасы - "Кече яшьтәге укучыларда дәрестә, дәрестән тыш вакытта универсаль эш гамәлләрен формалаштыру чаралары". Семинар барышында башлангыч сыйныф укытучыларының дәресләре каралып, нәтиҗәләр ясалды, укытучыларга киңәшләр бирелде. Семинарның икенче практик өлешендә укытучылар математикадан, рус теленнән, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча 2018 елгы бөтенроссия тикшерү эшләренең демонстрацион вариантларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев