Әтнә таңы

Яңа Шашы мәктәбенең Иринасы

Мин гомерем буе аның кебек кешеләргә сокланып яшәдем. Мин генә түгел, күпләр өчен үрнәк бу ханым. Бөтен яшәеше, табигате, холкы, уңганлыгы, белеме һәм тагын бихисап уңай сыйфатлары белән үрнәк ул. Ул үзеннән күпкә яшьрәкләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба. Кемнәрнең генә серен сакламыйдыр аның киң күңеле. Шул...

Мин гомерем буе аның кебек кешеләргә сокланып яшәдем. Мин генә түгел, күпләр өчен үрнәк бу ханым. Бөтен яшәеше, табигате, холкы, уңганлыгы, белеме һәм тагын бихисап уңай сыйфатлары белән үрнәк ул. Ул үзеннән күпкә яшьрәкләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба. Кемнәрнең генә серен сакламыйдыр аның киң күңеле. Шул ук вакытта һәркемгә үтемле генә итеп киңәшен бирә, ярдәм кулы суза. Нинди генә өлкәгә кагылышлы сорау туса да без аның янына йөгерәбез. Җанлы энциклопедиябез ул безнең.

Аның дәресләрен укучылары аеруча да яраталар. Һичкайчан тавышын күтәрмәс, һичкемгә каты бәрелмәс, шул ук вакытта таләпчәнлеге белән күзенә каратыр, күңелне җәлеп итәр. Дәрес башлангач әйтелгән беренче җөмләсе белән бөтереп серле фән дөньясына алып кереп китәр дә, укучыларда әдәбиятка, телгә карата мәхәббәт уятыр. Тормышындагы кебек дәресләрендә дә аның һәр адымы төптән уйланылган, әйтәсе һәрбер сүзе кат-кат үлчәнгән булыр. Аның эшеннән бер генә артык хәрәкәт тә, бер генә кимчелек тә тапмассың.

Андыйлар хакында "Камиллекнең үзе" диләрме? Әйе, гаиләсендә Надил абыйның сөекле тормыш иптәше, улы Алмаз һәм кызлары Айгөл белән Гөлнараның газиз әнкәсе, бәләкәй оныкларының яраткан дәү әниләре дә әле ул. Тормыш итәр өчен ныклы терәк, акыллы хатын, уңган хуҗабикә. Күрше-тирәләр өчен төп йортның учагын саклаучы үрнәк килен.

Реклама

Сабан туе көннәрендә аларның йорты олы бер корабны хәтерләтә. Төп йортка барча туган-тумачалар җыела, бала-чагалар кайтып төшә. Ирина апа һичкемгә караңгы чырай күрсәтми, тәмле телен яшерми. Бөтерелеп кунагын сыйлый, һәрберсен көйли, һәр эшне җайлый. Аның уфтанганын да, зарланганын да беркайчан да ишеткәнем юк минем. Көндәгечә ипле хәрәкәт, мәгънәле сүз, эчкерсез караш.

Яңа Шашы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлавына да ике дистәдән артык ел узган. Тормыш тәҗрибәсе туплагач кына, күмәк хуҗалык идарәсендәге хисапчы-экономист һөнәрен кинәт кенә тынгысыз укытучы хезмәтенә алыштыра ул. Я, аның бу кыю адымын тәвәккәллек дими ни дисең? Ләкин Ирина апа кебек максатчан кешегә бернинди каршылыклар да куркыныч түгел. Читтән торып югары белем алырга да, белгечлеге буенча югары үрләр яуларга да өлгерде ул. Бүген Ирина Федоровна районыбыздагы иң тәҗрибәле укытучыларның берсе. Гадәттә, бу урында укытучының шәхси казанышларын, укучыларының яулаган үрләрен санап китәргә дә мөмкин. Ләкин ул уңышларның барысын да яза башласам, язмам шактый күләмле булачак иде.

Озын сүзнең кыскасы, Яңа Шашы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары исеменнән, Кәбирова Ирина Федоровнаны 55 яшьлек олуг юбилее белән котлыйсым килә. Зур хәрефтән чын УКЫТУЧЫ һәм үрнәк шәхес булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Ирина апа!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: