Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашы укучылары өлкәннәрне котлыйлар - "Әтнә таңы"

Әбиемнең исеме Земфира. Ул күрше авылда яши. Әбиемә алтмыш яшь. Ул инде лаеклы ялда. Ялда булса да ул тик ятмый, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Әбиемнең тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел буе шау чәчәк ата. Әбием җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Без кунакка килгәч әби зур бәлеш сала, тәм-томнар белән сыйлый. Әбием...

Әбиемнең исеме Земфира. Ул күрше авылда яши. Әбиемә алтмыш яшь. Ул инде лаеклы ялда. Ялда булса да ул тик ятмый, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Әбиемнең тәрәзә төпләрендәге гөлләр ел буе шау чәчәк ата. Әбием җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Без кунакка килгәч әби зур бәлеш сала, тәм-томнар белән сыйлый.

Әбием бик сөйкемле, тырыш һәм эшчән кеше. Аны күршеләре хөрмәт итәләр. Мин дә әбиемне бик яратам.

Назиров Илназ,

Яңа Шашы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Минем дәү әнием Сөембикә исемле. Ул гаиләбездә иң өлкән кеше. Без аны бик яратабыз. Күрше апалар да аның янына киңәшкә йөриләр. Дәү әниемнең балачагы һәм яшьлеге авыр елларга туры килгән. Сугыш чоры балалары ачлы-туклы яшәсәләр дә тәртипле, игелекле кешеләр булып үскәннәр. Бер-берсенә гел ярдәмләшеп яшәгәннәр.

Дәү әнием көн дә мине мәктәпкә озатып кала. Тәмле ашларын пешереп каршы ала. Ул миңа йон оекбашлар, мамык бияләйләр бәйли. Мин дәү әнием белән горурланам.

Галимҗанов Ранил,

Яңа Шашы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Минем ике әбием бар. Мин аларның икесен дә бик яратам. Йөзләре ачык, күңелләре киң аларның. Тәмле ашлары, җылы сүзләре белән мине сөендереп кенә торалар. Буш вакытымда мин аларга булышам, йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырышам.

Бариев Данил,

Яңа Шашы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Мин биш вакыт намазын калдырмаучы әби тәрбиясендә үсүче бәхетле бала. Әбием Усманова Ясминә - хаҗия. Ул хаҗ сәфәрен имин кылып кайтты. Гаиләбезнең дус-тату яшәве, иминлеге, камиллеге сагында сакчы фәрештә кебек ак күңелле әбием тора. Безнең өчен генә түгел, барлык авылдашларыбыз өчен дә олы үрнәк ул. Нәкъ менә авылыбызның Акъәбисе инде ул. Без һәрберебез әбидән үрнәк алабыз, аның белән горурланабыз. Мин дә, 4 нче сыйныфта укучы сеңлем Дилә дә әбиемнән бик күп догалар өйрәндек. Инде әбием безне намаз уку тәртибенә төшендерә.

Әбиемнең дини китапларын мин күптән кызыксынып укыйм инде. Ул китаплар әдәпкә өйрәтә, әхлак тәрбиясе бирә. Әхлак тәрбиясе - бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерү була, минемчә.

Кече яшьтән үк яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлап үссәк яхшы булыр иде. Динебез нигезендә тәрбия генә дөрес тәрбия буладыр. "Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе - изгелек", - дип өйрәтә ул безне.

Усманова Ләйсән,

Яңа Шашы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Гаиләбездә биш кеше. Иң өлкәне - әбием Флүрә. Үз гомерендә ул бик күпне күргән, шулай да авырлыкларга бирешмәгән. Әбием туры сүзле һәм бик юмарт кеше. Яшь вакытында гел авыр эшләрдә эшләгән, ә хәзер лаеклы ялдаул.

Флүрә әбием гаиләбезнең җылысын саклаучы. Безгә тәмле ашлар пешерә, безнең шатлык-куанычларыбызга сөенеп яши. Өлкән яшьтә булса да, гаиләбезнең терәге ул. Мин аңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер телим.

Корбанова Зөһрә,

Яңа Шашы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев