Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашыда өч авыл бәйрәм итте

17 февраль көнне Яна Шашы авыл җирлегенә кергән авыллар күңел ачтылар. Яна Шашы стадионында "Урам бәйрәме" үткәрелде. Сәгать 10.00 дә башланган чараның көн тәртибендә спорт уеннарының ниндие генә юк иде. Кайнар коймак, пылау исе борынны кытыклады. Кайнар чәй күңелне генә түгел, җанны да җылытты. Бердәмлек сокландырды. Уенның үзенчәлеге нәкъ менә...

17 февраль көнне Яна Шашы авыл җирлегенә кергән авыллар күңел ачтылар.

Яна Шашы стадионында "Урам бәйрәме" үткәрелде. Сәгать 10.00 дә башланган чараның көн тәртибендә спорт уеннарының ниндие генә юк иде. Кайнар коймак, пылау исе борынны кытыклады. Кайнар чәй күңелне генә түгел, җанны да җылытты. Бердәмлек сокландырды.
Уенның үзенчәлеге нәкъ менә бергәлектә булды, Чишмәле Сап, Чембулат авыллары да монда иде. Өч мәдәният хезмәткәре оештырган бәйрәм һәркемгә ошады.
Бәйрәмдә Чишмәле Сап - Чембулат командасы һәм Яңа Шашы командалары кызыклы спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә : Чишмәле Сап-Чембулат командасы - 1 урын, Яңа Шашы командасы 2 урын алып, уен- ярыш тәмамланды.

Бәйрәм барлык авыл халкына да охшады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев