Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯҢА ШАШЫЛАР ГАЗЕТА УКЫЙ АЛМЫЙ

Бик укырга теләсәләр дә, төрле газета-журналларга язылсалар да, бу авыл җирлегендә яшәүчеләргә июль аенда бер генә газета да килми. Бу күңелсез хәлнең сәбәпчесе - почтальон үзе! Чөнки шушы җирлеккә хезмәт күрсәтүче почтальон Гөлнар Гайнанова авыл кешеләренең газета-журналларга язылырга дип биргән акчасын "Россия почтасы"ның Арча элемтә үзәге подписка бүлеге инженерына тиешле...

Бик укырга теләсәләр дә, төрле газета-журналларга язылсалар да, бу авыл җирлегендә яшәүчеләргә июль аенда бер генә газета да килми. Бу күңелсез хәлнең сәбәпчесе - почтальон үзе!

Чөнки шушы җирлеккә хезмәт күрсәтүче почтальон Гөлнар Гайнанова авыл кешеләренең газета-журналларга язылырга дип биргән акчасын "Россия почтасы"ның Арча элемтә үзәге подписка бүлеге инженерына тиешле вакытында илтеп бирмәгән. "Газеталарга заявкаларны айның 30 нчы числосына кадәр бирәбез. Ә сезнең акчагызны почтальоныгыз соңга калып китерде, шунлыктан газета-журналлар өегезгә август аенда гына килә башлаячак", - дип аңлатты Яңа Шашы авылына Арча почта элемтә үзәгеннән килгән Рәсүлә Гафарова. Ул гына да түгел, Арча элемтә үзәгенең җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов үзе һәм үзәкнең күчмә почта җитәкчесе Марина Малова да әлеге дәгъваны хәл итәргә, авыл халкы белән аңлашырга килгәннәр. Авыл урамында узган әлеге эшлекле сөйләшүдә авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов, участок инспекторы Ирек Бәйрәмов та катнашты. Аларның катнашуын да почта җитәкчесе үзе сораган. "Бергәләп хәл итик, бу почтальон аркасында Яңа Шашыга мин инде өченче мәртәбә киләм. Иске Җогыпта пенсияне 5 яшьлек бала өләшә", дип ишеткәч ышанмыйча килдем. Кисәттек, аңлаттык. Тагын шушы хәл", - ди җитәкче.

- Нишләп вакытында сорап тормыйсыз язылучы акчасын?

- Сорадык, газетага язылучы юк, дип әйтте.

- Ә акчаны кая куйган? Монда ссуда түләгән дигән сүзе чыкты...

- Кесәгә салган... Сез үзегез ник газета килми, дип сорамыйсыз. Ник безгә хәбәр итмисез, күчмә почтаның, почтальоннарның эшен сез үзегез хәбәр итмәсәгез, без белмибез, чөнки документлар гына кайта. Пенсия акчаларын кул куеп алгансыз менә....

- Мин "Әтнә таңы" алам. Сорадым, "Газета чыкмый, алар универсиадага киттеләр", дип әйтте. Редакциягә шалтыраттым, алар башта аптырадылар, аннан газета чыга, дип аңлаттылар. Ә пенсия акчасын китерә үзе.

- Телефонга түләнмәгән дип өзделәр, ә мин акчасын Гөлнарга биргән идем, кем гаепле? Түләгәнгә квитанция дә алып кайтып бирми... газетлар безгә никтер гел җитәрлек кайтмый. Эшлисе килмәсә эшләмәсен, күпме болай азапланып була инде...

Сөйләшү-аңлашу шул рәвешле дәвам итте. Бөтен үпкә-рәнҗүләр уртага салынды, ирләр катырак та әйтте. Почтальонга никадәр ачулы булсалар да, авырлы булгач, хәленә керәсе иттеләр. Шулай да гариза язып, куллар куйдылар. Ирек Ибраһим улы почтальон эшенең нечкәлекләренә дә тукталды. Хезмәт хакының ничек исәпләнгәнен дә, премия бирелгәнлеген дә, 21 көн эшләргә тиешлекләрен дә, нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын да халыкка аңлатып күрсәтте.

Тормыш камыр түгел, нәфескә ничек кирәксә, шулай әвәли алмыйсың. Чөнки кешеләр арасында яшисе бар. Гөлнарга да әнә шуны искәртеп, килмәгән газеталарның акчасын кире кайтарып бирүен сорадылар. Бөтенесенә дә кайтара алгандырмы, җыелышка килүчеләрнең берничәсенә акчаларын өләште. Тик ...гафу үтенә белмәде. Никтер күңел әнә шул соңгысын көткән иде. Аңа ышанып төп башына утырганнар да өметләнде. Мөмкинлеге дә бар иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон, газета