Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа татар бистәсендәге мөселман зиратында вандаллар 100дән артык кабер ташын җимергәннәр - “Әтнә таңы”

Бу махсус эшләнгән явызлык. Чөнки, аяк белән тибеп түнтәрә алмаганнарны лом белән каерып атканнар. Әлеге эш буенча тикшерү башланган инде. Бу хакта язуыбызның сәбәбе җитди, чөнки һәр зиратта, шул исәптән авыл зиратларында да тәртип, чисталык булырга тиеш. Каберо ташлары урынындамы, вандаллар кулы уйнамаганмы икәнлекне авыл зиратларында да тикшереп тору зарур....

Бу махсус эшләнгән явызлык. Чөнки, аяк белән тибеп түнтәрә алмаганнарны лом белән каерып атканнар. Әлеге эш буенча тикшерү башланган инде.

Бу хакта язуыбызның сәбәбе җитди, чөнки һәр зиратта, шул исәптән авыл зиратларында да тәртип, чисталык булырга тиеш. Каберо ташлары урынындамы, вандаллар кулы уйнамаганмы икәнлекне авыл зиратларында да тикшереп тору зарур. Дини руханиләр генә түгел, авыл халкы да зиратны һәрдаим күз алдында тотсын иде. Зират - мәңгелек йорт, ул төзек тә, чиста да булсын!

Дөрес, үрнәк зиратлар да, начар хәлдәгеләре дә бар район авылларында. Кышка чистарынып керсәк идек. Район халкы! Зиратларда һәрберегезнең туганнары, якыннары ята. Чардуган эчен генә чүптән чистарту сезгә бернинди дә савап китерми дияргә җирлек бар. Чөнки чүпне чардуганнан сыпырып чыгарасыз да, өеп куясыз. Бу киресенчә, гөнаһ гамәл. Зират территориясеннән үк чыгарып, бер урынга туплап кую күпкә саваплырак булыр. Чардуганнарсыз, буш урыннарны да тырмалап чистартыгыз, кирәкмәгән агач, куаклык үсентеләрен юк итегез - менә булыр савап!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев