Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнә ник сусыз?

Без сезне тыңлыйбыз Яңа Әтнә ник сусыз? "Безнең Яңа Әтнә авылында су юк. Булыр микән ул?" дип шалтыраттылар РТСтан. - Яңа Әтнә авылында су юк шул, өлешчә юк, дисәк тә була. Аз гына агып тора үзе. Тик бу су бар дип әйтергә җирлек түгел. Су башнясыннан ерак түгел, су бәргән....

Без сезне тыңлыйбыз

Яңа Әтнә ник сусыз?

"Безнең Яңа Әтнә авылында су юк. Булыр микән ул?" дип шалтыраттылар РТСтан.

- Яңа Әтнә авылында су юк шул, өлешчә юк, дисәк тә була. Аз гына агып тора үзе. Тик бу су бар дип әйтергә җирлек түгел. Су башнясыннан ерак түгел, су бәргән. Торбалары черегән, ул күптән салынган булган. Башня "Сельхозтехника" балансында торган, Олы Әтнә авыл җирлегенә карамый. Авыл безнең җирлеккә кергәнлектән, хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез. Бүгенге көндә торбаның су бәргән җирендә төзекләндерү эшләре бара. Авыл халкы үзе төзекләндерү эшенә кереште. Шунысын да әйтү кирәк, торбаларның искелеген исәпкә алып, Яңа Әтнә авылы 2017 елда "Чистая вода" программасы буенча су кертеләчәк авыллар исемлегенә кертелгән иде. Аңа кадәр су булыр, дип ышаныйк, - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев