Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнәдән Раил ноутбуклы булды

Яхшы хәбәр Газетабызның 11нче декабрь санында "Раилгә ноутбук кирәк", дип мәкалә язган идем. Коляскада гына хәрәкәт иткән ир-егетнең үзе алган ноутбугы ватылып, төзәтелмәслек хәлгә килгән. "Үзе мәңге сорамаячак, сез ярдәм итсәгез генә", - дип дуслары хат язган иде. "Кредит бирмиләр шул инвалидка, берәр эшмәкәр булышса, хәлдән килгәнчә түләп барыр идем",-...

Яхшы хәбәр

Газетабызның 11нче декабрь санында "Раилгә ноутбук кирәк", дип мәкалә язган идем.

Коляскада гына хәрәкәт иткән ир-егетнең үзе алган ноутбугы ватылып, төзәтелмәслек хәлгә килгән. "Үзе мәңге сорамаячак, сез ярдәм итсәгез генә", - дип дуслары хат язган иде. "Кредит бирмиләр шул инвалидка, берәр эшмәкәр булышса, хәлдән килгәнчә түләп барыр идем",- дигән иде ул. Булыр ул ноутбук, җаны иманга сыенган кешеләр бар бездә дип язган идем. Табылды андый гаилә: 70ләп кешене эшле иткән, район үзәгендә 2 катлы супермаркеты һәм көнкүреш җиһазлары кибете, офисы, гараж, складлары һәм Күңгәрдә үзләренең кибетләре, кулинария цехларын булдырган Абдуллаҗановлар булышты Раилгә. "Сишәмбе көнне ноутбукны китерделәр. Аңа кадәр Илсия апа телефоннан шалтыратып хәлемне белде. Ноутбук белән ниләр эшләвем хакында сорашты. Кичерешләремне аңлата да алмам. Өемә генә түгел, җаныма кояш кергән кебек булды. Ялгызлыкка өйрәнгән, бертөслегә әйләнгән тормышым җанланды, үземне кешеләргә кирәк итеп сиздем. Рәхмәтемне әйтеп тә бетерә алмам. Мине кайгырткан һәркемне Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, үз аякларыгыз да йөреп, уйламаган байлыкларга ирешеп, тигезлектә яшәгез...",- ди Раил. Шатланган.

Кеше хакын хаклап яшәгәннәрнең булуы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев