Яңа Әтнәдән Раилгә кем ярдәм итәр?
Редакциягә аның дусларыннан хат килде. "Ремонтларлык та түгел, диделәр. Көннәр буе япа-ялгыз. Аңа бик авыр. Кредитка бик алыр иде, инвалидларга кредит бирмиләр. Инвалидлар декадасында берәр миһербанлы эшмәкәр расрочка белән ноутбук бирә алмас микән? Аз-азлап түләп бетерер иде..." "Үзе ул кемнәндер шалтыратып, ярдәм сорарга ояла, кыенсына. Алдан ук бик зур рәхмәт...
Редакциягә аның дусларыннан хат килде. "Ремонтларлык та түгел, диделәр. Көннәр буе япа-ялгыз. Аңа бик авыр. Кредитка бик алыр иде, инвалидларга кредит бирмиләр. Инвалидлар декадасында берәр миһербанлы эшмәкәр расрочка белән ноутбук бирә алмас микән? Аз-азлап түләп бетерер иде..."
"Үзе ул кемнәндер шалтыратып, ярдәм сорарга ояла, кыенсына. Алдан ук бик зур рәхмәт Сезгә!"- хат әнә шулай тәмамлана. Раил Хәкимов Яңа Әтнә авылында берүзе көн күрә. Юлда машина бәрдереп киткәннән соң, ике аяксыз кала ул. 2009 елда булган бу коточкыч вакыйганы тыныч кына искә дә төшерә алмый. "6 ай борылып та ята алмадым. Үз-үземә кул саласы килгән минутларым күп булды. Бу дөньяда кызым Зәринә алып калды. Бер күрермен дип өметләндем, әле дә өметләнәм. Аңа инде 8 яшь. Кечкенә кызлар күрсәм, күзгә яшьләр килә. 3 яшенә алтын алка, аннан соң велосипед алып бирдем. Минем барлыкны белсә, әйтсәләр, үскәч булса да бер күрермен әле, дигән уй тота. Бик авыр вакытларда әтием Фоат тәрбияләде. СПТУда бергә укыган Альберт бик булышты. Больницага да сумка тутырып ул килә иде, хәзер дә ташлаганы юк. Роберт дигәне эзләп килде, анысын хәтерләми дә идем. Урыннан тора алмый яткан вакытымда килеп махсус җайланмалар эшләп, күнегүләр ясатты Альберт. Акрынлап утыра башладым. Аннан коляскада утыру теләге туды. Колясканы социаль яклау бүлеге бирде. Альбертка тагын тотынырга бер тимер торба куйдырттым. Иртән торгач шул торбага тотынып, тоткыч ярдәмендә коляскага утырам. Авыр чорны үттем. Ашарга пешерәм, керне машина юа, идәнне пылесослыйм. Яз җиткәч, үзе сыга торган швабра белән тәрәзәләрне юам. Чүп-чар арасында яшисем килми минем..."- ди Раил үзе. Чынлап та өе бик чиста, ник бер тузан булсын.
Берәү бәхетенә таш эри, берәү бәхетенә май ката, диләр. Иң авыр вакытында ялгыз кала ул. Әнисе Сания апа аңа кадәр кисәк кенә вафат була, әтисе Фоат соңрак дөнья куя.. Сау-сәламәт шофер булып эшләп торганда өйләнә, тик гаилә тормышы барып чыкмый. Аерылышалар. Гыйнвар аенда Раил авариягә очрый, февраль аенда хатыны кияүгә чыга. "Ул чакта 15 минут тора алмый идем аларны уйламыйча. Үтте... ,- ди. - Марзыя апа исән булсын. Акча бирәм, кибеттән ашарыма ул алып кайта. Түләүләремне почтальон Сәлимә түли. Тәмәкене техникум укучы Инсаф алып кайтып бирә. Абыем Фаил ике айга бер кайта. Башка кеше килгәне юк"
- Карны кем көри?
- Ничек була инде, узган ел күмеп тә киткән иде. Егетләр ачып та куялар...
- Ноутбукны ничек алган идең?
- Әтинең машинасын саткач, абый алып биргән иде. Җәй көне ватылды. Ике кулсыз калдым. "Контакт"та бергә армиядә бергә хезмәт иткән егетләрне табып бетергән идем, аралаша идек..
Дөнья белән бердәнбер аралашу чарасы да булган. Булыр әле ул. Җаны иманга сыенган кешеләр җитәрлек бит бездә. Раилне дә онытмаслар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.7100
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.7500
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.7400
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.6700
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.13000
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.7500
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.8900
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.17400
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.6500
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.10400
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.15600
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.10100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика