Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнәләр "Аулак өй" үткәрде

Алдан алы азрак хәбәр иткән идек бу хакта. Яңа Әтнәнең мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева байтак чапты бу чараны уздыру өчен. Чөнки табасы, җыясы, чакырасы, көйлисе бар. Суык клубка китертәсе дә бар. Ни хикмәт, ремонт та ясап карадылар, җылыту системасы уңай булмады бу мәдәният йортының. Ике ел чыктылар шушы суык...

Алдан алы азрак хәбәр иткән идек бу хакта. Яңа Әтнәнең мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева байтак чапты бу чараны уздыру өчен. Чөнки табасы, җыясы, чакырасы, көйлисе бар. Суык клубка китертәсе дә бар. Ни хикмәт, ремонт та ясап карадылар, җылыту системасы уңай булмады бу мәдәният йортының. Ике ел чыктылар шушы суык клубта. Быел октябрьдә җылылык җибәреп карыйсылар ничек булыр...

"Чын аулак өй үткәрәсе килә, элек ничек булган шулай итеп, барып чыгармы", дип борчылган иде Алсу.

Яшьләрне кызыктыра бу чара.Чөнки "Аулак өй" - халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган. Ишеткэнебезчэ, аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган.Әүвәлге заманнарда татар яшьләренең яратып уйнаган уеннарын, жырларын искэ төшерү максатыннан, яңаәтнәләр дә "Аулак өй" оештырып карарга булган.

- Аулак өебезгэ күрше авыллардан да кызлар килгән иде. "Шешә әйләндерү", "Йөзек салыш" уеннарын уйнап рәхәтләнеп жырлап-биеп кич буе күңел ачтык. Гармун тартып егетләребезнең жырлап килеп керүләре, аулак өебезгә аеруча да ямь өстэп жибәрде...- дип сөйли монда катнашучылар.Хөер фотоларга күз салыгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев