Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнәләр дә читтә калмады

Яңа Әтнә мәдәният йортында, балалар белән, "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән чара уза. 3 сентябрь көнне Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр. Әлеге төр явызлыкка юл куймау - дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Бу көн уңаеннан Яңа Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә балаларга бу хакта...

Яңа Әтнә мәдәният йортында, балалар белән, "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән чара уза.

3 сентябрь көнне Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр. Әлеге төр явызлыкка юл куймау - дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Бу көн уңаеннан Яңа Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә балаларга бу хакта аңлатып үттеләр, Террорчылыкның кеше тормышына нинди куркыныч әйбер икәне турында сөйләделәр. Бу көнне нинди фаҗига белән бәйле булуын аңлаттылар.

- Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига белән бәйле рәвештә оештырылган. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы - балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә елдан артык вакыт үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев