Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әтнәнең кичке сабантуе кызыктыра

Сайтка әлеге авылда булган кичке сабантуй хакында мәгълүмат куйган идем. Укучылар кызыксына башладылар, янәсе үзең өчен бәйрәм итү ничек була ул? Ничек сездә шундый актив кешеләр бар? Ничек оештырып бетерәләр? Сорауларга төгәл җавапны әлеге сабантуйны оештыручыларның берсе, Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева тулырак бирер дип, аңа мөрәҗәгать иттем....

Сайтка әлеге авылда булган кичке сабантуй хакында мәгълүмат куйган идем. Укучылар кызыксына башладылар, янәсе үзең өчен бәйрәм итү ничек була ул? Ничек сездә шундый актив кешеләр бар? Ничек оештырып бетерәләр?

Сорауларга төгәл җавапны әлеге сабантуйны оештыручыларның берсе, Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева тулырак бирер дип, аңа мөрәҗәгать иттем.

- Алсу, әлеге бәйрәм ничек һәм ничә ел үткәрелә инде?

- Яңа Әтнәдә кичке сабантуйны 5 ел рәттән үткәреп киләбез, элегрәк артистлар да чакыра идек. Ә менә быел үзебез генә бәйрәм итәргә булдык. Халыкка бик нык ошады. Гармунда уйнап Мансур абый аерым һәркемне җырлатып чыкты. Чын авылча булды, берәү дә тартынып тормады. Артистлар узебездә дә җитәрлек икәнен белә идек, бу юлы инандык. Яңа Әтнәнең кайсы капкасына туктама, я жырчы, я биюче . Аеруча "Капкалы" уены, "Так калыш" һәм аркан тартыш уеннары бик куңелле булды. Шулай ук "Иң өлкәне","Иң яше", "Иң актив кунак" номинациясен дә билгеләп уттек, моның белән оттык кына. Бәйрәмгә катнашучыларның иң өлкәне Бәширә апай булды. Аңа- 80 яшь. Ул узенең теләкләрен җиткерде. Киләсе Сабантуйга җырларга әзерләнеп төшәм, дип безне сөендереп кайтып китте. Уеннар төрле һәм яңа иде. Һәр уен концерт номерлары, авылдашларыбызның чыгышлары белән урелеп барды.

- Алсу, башка авыллар да бар иде булса кирәк?

- Әйе. Елда шулай була, башка авыллардан да купләп киләләр. Киләсе шимбә тагын да куңелле яналыклар өстәмәләр кертеп Кече Әтнәдә уткәрәбез. Бик кунелле уеннар калды, барысына да өлгереп бетеп булмады. Кече Әтнәгә еш йөрибез концертлар белән дәӑ Килегез, дип чакыралар.

- Оештыручыларга да, чыгыш ясаучыларга да тукталыйк әле

- Бездә Тәбрис Бузунов эшли. Бик талантлы егет. Ул егет белән эшли башлаганнан бирле артист та чакырганыбыз юк, дисәң дә ялган булмас. Ярдәм итүче Гарифуллин Рамил бар тагын. Аннан Кушәр егете Радик гармун белән узе уйнап җырлады. Кабат- кабат чакырып җырлаттылар. Өлкәннәрдән Самиков Таһир абый, Каюмов Габделбәр абый, Маһинур Сабирова, Тәслимэ Солтанова, Диләнур Җәлилова, Гөлфия Әскарова бик актив.

- Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев