Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елы укучыларны вакцинацияләүдән башланырмы?

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова моңа карата үз фикерен белдерде.

Яңа уку елын балаларны гриппка каршы вакцинацияләү белән бер үк вакытта башларга кирәк, дип саный “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова. Бу хакта ул Русия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәсе барышында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә балалар өчен гриппка каршы 18 миллион доза вакцина ясала, аларның 10 миллионы төбәкләргә 1 сентябрьгә күчәчәк.

Попова, шулай ук, БДИ-2020 сынауларын үткәрү вакытында коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән, дип хәбәр итте.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ya-a-uku-eli-ukuchilarni-vaktsinatsiyal-d-n-bashlanirmi-407233/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев