Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елын 1 октябрьдән башлыйбыз?

ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән. Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагы бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул Путин белән очрашканда шушы фикерне әйткән булган, әммә Россия мәгариф министрлыгы...

ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән.

Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагы бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул Путин белән очрашканда шушы фикерне әйткән булган, әммә Россия мәгариф министрлыгы әлеге тәкъдимгә игътибар итмәгән. Быел Жириновский бу мәсьәләне Дәүләт Думасында күтәрергә җыена икән.

Күпчелек илләрдә яңа уку елы 15 сентябрьдән башлана, мәсәлән, элеккеге Совет иле республикалары Грузия һәм Азербәйҗанда шулай.

Әлбәттә каникулларны озынайтуга балалар сөенер иде. Әммә өйдә эшсез ятучы укытучыларга бу бик ошамас, ни дисәң дә акча түләмиләр шул.

http://shahrichalli.ru/

Чыганак: http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/10770-yaңa-uku-elyin-1-oktyabrdәn-bashlyiybyiz?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев