Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады. 24 нче сентябрь 2017 ел 1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Татарча хатасыз!» республика олимпиадасы 7 нче октябрь 2017 ел 6-7 яшьлек мәктәпкәчә балалар, 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен татар...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады.

24 нче сентябрь 2017 ел

1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Татарча хатасыз!» республика олимпиадасы

7 нче октябрь 2017 ел

6-7 яшьлек мәктәпкәчә балалар, 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Матур язу серләре!» республика бәйгесе

22 нче октябрь 2017 ел

2-7 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча «Әдәби марафон» республика олимпиадасы

18 нче ноябрь 2017 ел

2-7 нче сыйныф укучылары өчен татар халкы мәдәниятле һәм гореф-гадәтләре буенча «Әбием сандыгы» республика олимпиадасы

2 нче декабрь 2017 ел

2-5 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Бердәмлектә-көч!» республика бәйгесе

16 нчы декабрь 2017 ел

4-11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән, 7-11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан «Балкыш» уен-олимпиадасы

27 нче гыйнвар 2018 ел

Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мин кулыма китап алам» республика олимпиадасы

17 нче март 2018 ел

8-11 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан «Мизгел» республикакүләм интеллектуаль-фәнни бәйге

31 нче март 2018 ел

1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Эрудит» республика олимпиадасы

7 нче апрель 2018 ел

1-7 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Әдәби манзара» республикакүләм әдәби бәйге

14-15 нче апрель 2018 ел

1-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Фәнгә тәүге адымнар» проект һәм тикшеренү эшләре республика бәйгесе (татар теле, татар әдәбияты, тарих, халык авыз иҗаты һәм башка секциялләр)

28 нче апрель 2018 ел

5-7 яшьлек балалар өчен «Мин татарча сөйләшәм!» республика бәйгесе

12 нче май 2018 ел

2-7 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча «Татарстан дигән Ватаным бар» республика бәйгесе

Чыганак: http://magarif-uku.ru/yana-uku-elyna-tatar-telennen-olimpiad/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев