Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯГЫП ҖИБӘР, ӘНКӘЙ, МИЧЕҢНЕ

Бик кадерле хәтирәләре бар Учларыма төшкән ак карның. ...Мич тутырып әнкәй утын яга Салкын иртәсендә гыйнварның. Мич каршында сәке. Дүрт-биш бала Күзәтәбез утын янганын. Усак пүләненнән кар бөртеге Чыжлап-чыжлап утка тамганын. Дөрләп-дөрләп ялмый ялкын теле, Сыя алмый мичнең эченә. Өйдә җылы. Әнкәй күмер җыя. Тәмле күмәч куя миченә. Мичтән чыккан...

Бик кадерле хәтирәләре бар
Учларыма төшкән ак карның.
...Мич тутырып әнкәй утын яга
Салкын иртәсендә гыйнварның.

Мич каршында сәке. Дүрт-биш бала
Күзәтәбез утын янганын.
Усак пүләненнән кар бөртеге
Чыжлап-чыжлап утка тамганын.

Дөрләп-дөрләп ялмый ялкын теле,
Сыя алмый мичнең эченә.
Өйдә җылы. Әнкәй күмер җыя.
Тәмле күмәч куя миченә.

Мичтән чыккан татлы күмәч исе...
Нигә шулай озак көттерә?
Кайнар күмәч тәме әле булса
Авыз суларымны китерә.

...Сирәк яга инде әнкәй мичен.
Өйдә суы-газы дисеңме.
Балачактан урап кайтыр өчен,
Ягыйк әле, әнкәй, мичеңне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев