Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгыр көтмим

Ә мин менә яңгыр көтмим, Ни була соң буран көтсәм?! Эзләреңне эзләп йөрим Җиргә сеңеп барган көрттән. Чытлыкланган язгы җилдә Сөюемә кайда әфсен? Адаштырган бураныңда Килә тагын тилерәсем! Кылчык булып күзгә кергән Яз кояшын мең ятсындым! Яңгыр белән юылыр күк, Югалыр күк синең сының… Җилбәзәк яз аңлыймы соң Кышта калган...

Ә мин менә яңгыр көтмим,
Ни була соң буран көтсәм?!
Эзләреңне эзләп йөрим
Җиргә сеңеп барган көрттән.
Чытлыкланган язгы җилдә
Сөюемә кайда әфсен?
Адаштырган бураныңда
Килә тагын тилерәсем!
Кылчык булып күзгә кергән
Яз кояшын мең ятсындым!
Яңгыр белән юылыр күк,
Югалыр күк синең сының…
Җилбәзәк яз аңлыймы соң
Кышта калган җаннар хәлен?
Минем бүген яңгырларны
Буран диеп кочар мәлем.
Гаепмени, җандай тойсам
Син калдырган әрнүләрне.
Яңгыр урап үтмәс, беләм,
Буран көткән мин юләрне.
Нишли алам, тешне кысып,
Яңгыр диеп сөенимме?
Буран булып коткар әле
Юешләнгән сөюемне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев