“Яңгырга рәхмәт укыдык яки спортзалда йокладык!”
Җәен "Сәләт" кә баруым традициягә әйләнеп бара инде. 3 ел рәтттән барган системаны бозырга булдым әле, бу юлы Чувашиягә юл тоттым... "Сәләт"нең 2нче сменасында барысы 12 алан эшли. Шуларның 10сы Татарстан территориясендә таралса, Сәләт-Кандракүл белән Сәләт-Батыр аланнары исә Башкортстан белән Чувашиядә иде. Мин Батыр аланында 5-16 июль аралыгында булдым. Безнең...
Җәен "Сәләт" кә баруым традициягә әйләнеп бара инде. 3 ел рәтттән барган системаны бозырга булдым әле, бу юлы Чувашиягә юл тоттым...
"Сәләт"нең 2нче сменасында барысы 12 алан эшли. Шуларның 10сы Татарстан территориясендә таралса, Сәләт-Кандракүл белән Сәләт-Батыр аланнары исә Башкортстан белән Чувашиядә иде. Мин Батыр аланында 5-16 июль аралыгында булдым.
Безнең смена башка аланнардан соңрак башланды: 5 июльдән. Казанга иртән чыгып китеп, Чувашиягә татарстанлылар сәгать 9да юл алды. И-и-и, бер дә онытасым түгел шул көнне, яңгыры яуды, суыгы да бар иде, 4 сәгатьлек юлда һич йоклап та китеп булмады. Тик ничек булса да вакытны уздырырга әмәлен таптык. Яңа дуслар белән танышып, аралашып Чувашиягә барып та җиттек. Иң кызыгы минем өчен без бер-беребезне белмәгән килеш кочаклашу булды! Ничек килеп чыкты инде алай дип аптырамагыз, без Чувашиядә торучы балаларга сәламләү итеп сөрән әзерләгән идек, алар да безгә җавап кайтарды. Шуннан соңыннан кемдер "Обнимашкиии!" дип кычкырмасынмы?!
Сәләт Батыр - ул Чувашиянең Батыр районында (менә исем каян чыккан) урнашкан Кзыл-Чишмә авылында урнашкан чатырлы алан. Тик без һава торышы көн күрсәтмәү сәбәпле, мәктәптә тордык. Һәм беләсезме, без спортзалда йокладык! Әйе, бөтен кеше мата өстенә үзләренең йокы капчыкларын куеп йокыга китә иде. Сәер инде бер карасан, тик суыкта палаткада йоклаганчы, мәктәптә йоклыйсың, әйеме? Мин әллә ни зарланмадым үзе. Тик менә башта йокы капчыкларын урлаучыларга ачуым да килеп алды...
Сәләт Батыр Биләр форумында иң кечкенә аланнарның берсе булгандыр (без әйдаманнар белән 61 генә идек! Шуңа бөтенебез форумга хәтле үзебезнең исемнәребезне әллә кайчан ятлап бетергән идек инде. Иң куандырганы директорның һәр баланың исемен белүе иде. Исемең белән дәшсәләр кемгә рәхәт булмас?! Шуннан Биләрдә ашханәдә кизү торуы да бик җиңел булды, аз булгач, тизрәк эш бетә иде. Тагы бер кызыклы факт: мондагы сәлкешләр күбесе Җәүдәт абый Сөләймановка ("Сәләт"нең «әтисе») һәр яктан туган булып чыкты. Җәүдәт абый турында сүз чыкса, алар гел җавапка "Җәүдәт абый миңа туган ул..." дип горурланып әйтәләр иде. Мондый сүзләрдән соң үземне чит планетадан төшкән сыман хис итә идем ансы...
Кзыл-Чишмәдә без форумга да әзерләндек, сменаны да онытылмаслык итеп үткәрдек. "Сәләт" булгач, сәләт инде, үзебезне КВН, ЧГК, дэнсбатлда да, иҗади яктан да сынадык. Башта Сәләт Болгар сагындырса да, аннан Батырдан аерыласы килмәде. Форумда да без бик бердәм булдык: җиңүләргә шатландык, җиңелүләргә көенмәдек. Форум дигәннән, без Биләргә "кистертмичә" генә 7 сәгать бардык. Менә анда ичмасам, йоклап карадым мин, вакыт сизелмичә үтте дә китте. Форум көннәре исә бигрәк кызу үтте. Яңгыр булганга күрә, форумны ике көнгә күчерделәр: 10 июль башланасы форум 12се башланып 16сы бетте. Смена 1 көнгә озынайганга күрә, без яңгырга рәхмәт укыдык әле. Кыскасы, Чувашиядә үткән "Сәләт"ле көннәрем бушка китмәде. Мондагы дуслык, бердәмлек, якынлык хисләре безнең кечкенә генә аланны чын гаиләгә әверелдерде дә куйды. Смена беткәнгә атнадан күп вакыт үтсә дә без әле дә күңелебез белән Сәләт Батыр атмосферасында утырабыз. Хәлләребезне белешеп торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев