Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшылык җирдә ятмый

"ЗОЖ" журналының май аенда чыккан 9 номерлы санында бер язмага тап булдым. Эчтәлеге болай: "1957 елда Казан медицина училищесын тәммлагач, мине Әтнә районына билгеләделәр. Аннан соң Яңа Кишет медпунктына тәгаенләделәр. Бу медпунктка мең ярым кешесе булган өч авыл карый. Ул вакытта елына 45-50 бала дөньяга аваз сала. Шуңа миндә ике...

"ЗОЖ" журналының май аенда чыккан 9 номерлы санында бер язмага тап булдым. Эчтәлеге болай: "1957 елда Казан медицина училищесын тәммлагач, мине Әтнә районына билгеләделәр. Аннан соң Яңа Кишет медпунктына тәгаенләделәр. Бу медпунктка мең ярым кешесе булган өч авыл карый. Ул вакытта елына 45-50 бала дөньяга аваз сала. Шуңа миндә ике сумка була торган иде. берсе медикаментлар белән фельдшерныкы, икенчесе- акушерныкы. Шушында 37 ел хезмәт куйдык. Хәзер лаеклы ялда. Узган ел җәй эшләп киткән авылга кайттым. Көне буе ишек ябылып тормады. Мактаулы сүзләре һәм күчтәнәчләре белән авыл халкы килеп торды". Бу юлларны биредә эшләп киткән Мостафина Кәүсәрия яза.

Хәзер бу авыллар, Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар Арча районына карыйлар. Бу вакытта Әтнәдә баш табиб булып кем эшләде икән?

Аллага шөкер, хәзер дә бездә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән медицина хезмәткәрләре бар һәм күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев