Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташ, ни хәлең бар?

Фәнис Җиһаншин (Фәнис Җиһанша) , Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты: - Аллага шөкер, дип әйтик, бар да яхшы. Шунысы куанычлы, бу елгы отпуск минем өчен җылы хатирәләргә, яңа очрашуларга бай булды. Туганнар белән Олы Мәңгәр һәм Күәм авылында җирләнгән әби - бабаларыбызның каберләрен зыярат кылдык....

Фәнис Җиһаншин (Фәнис Җиһанша) , Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты,

Татарстанның атказанган артисты:

- Аллага шөкер, дип әйтик, бар да яхшы. Шунысы куанычлы, бу елгы отпуск минем өчен җылы хатирәләргә, яңа очрашуларга бай булды. Туганнар белән Олы Мәңгәр һәм Күәм авылында җирләнгән әби - бабаларыбызның каберләрен зыярат кылдык. Югары уку йортына укырга керү теләген тормышка ашырыр өчен, улым белән Санкт Петербург каласына сәяхәт иттек. Шулай ук, хәтерләсәгез "Выстрел" фильмы режиссеры С. Яковлевның яңа эшендә төшә башладым. "Сәләт Биләр-Болгар" аланнарында спикер буларак катнашырга туры килде. Прага каласына чакыру буенча барып, "Хуҗа Насретдин сәфәре" сәхифәсен дә яздырдык. Быелгы сезон да тыгыз һәм бай эчтәлекле булырга ошый. Менә бер атнадан Россия буенча оештырыла торган, 2017 елгы, зур федераль гастролләр кысасында ТУВА каласына Т, Миннуллинның "Җанкисәккәем" һәм Г.Камалның "Банкрот" спектакльләрен күрсәтергә очабыз. Аннан кайтуга Камал театрында К.Тинчуринның "Зәнгәр шәл" спектаклендә Гәләви ролендә чыгыш ясыйм. Әлегә шундый хәлләр һәм планнар белән яшәп яткан мәлебез!

Якташларыма, авылдашларыма күп сәлам юллыйм. Мин аларның күңел җылысын тоеп яшим һәм алар белән горурланам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев