Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Гөлүсә Батталовадан - шигъри күчтәнәч

Күәм авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә яңадан-яңа мәгънәле, фәлсәфи уйларга этәрә торган шигырьләре белән сөендерә. Чираттагысын - "Вконтакте"да тәкъдим иткән, сез дә таныш булыгыз, укучыларыбыз.

БУ ҖӘЙЛӘР...

Бу җәйләр кемгәдер... соңгы җәй,
Кемгәдер... өр-яңа, тәүгесе!
Кемнәрдер бишектә тирбәлә,
Кемнеңдер ... ләхеттә... гәүдәсе.

Берәве гыйшыктан тәкатьсез,
Нәфрәттән кап-кара бүтәне.
Кем сүзе кемнәрне үтерер,
Терелтер? Иң соңгы иртәне?

Үткәнен сагыныр сукбайлар,
Ваемсыз җәйләрен хәтерләп...
Кемнәрдер үкенер... газизен
Җитешми калдым дип кадерләп...

Бу җәйләр үзенчә... Кемгәдер
Сулышны кысардай хафалы...
Кемгәдер күпсенгән Күкләре
Кинәнеп сулардай һаваны...

Кемнәрдер бәхиллек сорарлар,
Мең риза, шөкер дип азыннан!
Мин исә дөньяның күзенә
Бер тамчы ярату тамызам!
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев