Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз "Изге ай" турында

Изге ай

Дин кардәшем, сизәсеңме,

Ни арада килде май?

Җиңел сулыш алулары –

Рамазан ае шулай.

Тоткан ошбу уразамны,

Әй, тылсымлы, изге ай,

Бары Сиңа багышладым,

Тапшырдым Сиңа, Ходай!

Намаз укыгач Раббыңа

Якынаюың арта.

Күңел, җаның рәхәт таба,

Гөнаһлар кала артта!

И хөрмәтлем, кыл догаңны,

Әҗер-савабы зурдыр:

Эсседә җиләс җил булыр,

Салкыннарда җылытыр!

Шул чагында Аллаһ белән

Серләшер ныклы рухың.

Тәмуг утыннан коткарыр,

Оҗмахка илтер юлың!

Марсель ШАРАПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев