Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Гөлфия Шиһапова иҗаты

ҖИЛЛӘРГӘ СӨЙЛӘ... ******************* Бу тормышта беркемгә дә Ышанычың калмаса, Өмет учагы күңелдә Янып китә алмаса, Нишләргә? дигән уйлардан Өзгәләнсә йөрәгең, Җилләргә сөйлә зарыңны Җилләр аңлар серләрең. Кешегә берүк сөйләмә! Аңласа да..кызганмас! Җанга кирәкле сүзләрне Табалмас ул,әйталмас. Куаныр гына дошманың Ишетсә берәр гайбәт, Сызлануларыңнан синең Дошманың алыр рәхәт. Дус диеп йөргәне...

ҖИЛЛӘРГӘ СӨЙЛӘ...
*******************

Бу тормышта беркемгә дә
Ышанычың калмаса,
Өмет учагы күңелдә
Янып китә алмаса,
Нишләргә? дигән уйлардан
Өзгәләнсә йөрәгең,
Җилләргә сөйлә зарыңны
Җилләр аңлар серләрең.
Кешегә берүк сөйләмә!
Аңласа да..кызганмас!
Җанга кирәкле сүзләрне
Табалмас ул,әйталмас.
Куаныр гына дошманың
Ишетсә берәр гайбәт,
Сызлануларыңнан синең
Дошманың алыр рәхәт.
Дус диеп йөргәне хәтта
Берни дә эшли алмас,
Бер үзең калган чагыңда
Бары Раббың ташламас!
Ышанма берүк Кешегә!
Бик авыр булганда да,
Җилләргә сөйлә зарыңны
Күңелләрең тулганда.
Өмет уты бер кабыныр,
Син бит әле үлмәгән!
Кеше җиргә,,мин бәхетсез
булырмын..,, дип килмәгән!
Җылысын тоеп кояшның
Күтәрелер гөлләрең,
Үтәр җилләргә сөйләнеп,
Тынычланган көннәрең!,(Г.Шигапова)

ҮПКӘ
************

Юк-барга да ачу килә кайчак
Авыртмаган җирләр авырта
Әллә белеп,әллә ялгыш кына
Үпкәлибез никтер язмышка.
Югалтканны табалмасак шулай,
Тапкан җанга рәхәт бирмәсә
Акча бетсә бик тә кирәк чакта
Көткән бәхет хаман килмәсә...
Үпкәлибез һәрчак язмышка без...
Язмыш безне бер дә аңламый...
Сугып ега хич көтмәгән чакта
Кул да бирми..башта ...сынамый..
Үпкәләргә белмим кирәк микән
Безнең язмыш күптән язылган
Мәгънә булыр микән җикеренеп
Язмышыңнан үчне алудан.
Ни язылган..шулай булыр инде
Аллаһ насыйп итсен сабырлык,
Тайпылмыйча туры юлыбыздан
Үпкәләрсез атлап барырлык.(Г.Шигапова).

*****************
ӘРӘМ ГОМЕР
Миңа берни кирәк түгел ,дисең
Уйламыйсын агын..карасын...
Зәхмәт суын эчеп аласың да
Алны-артны күрми чабасың...
Кирәк түгел сиңа ашарга да
Тик эчәргә булсын....эчәргә!
Син гафу ит мине..мин көчсезне
Көч табалмыйм ярдәм итәргә.
Битәрлисем килә...кычкырасым
Орышасым..акыл бирәсем
Тик уйлыйм да төптәнерәк итеп
Ялгыз ир-ат нәрсә эшләсен.
Эчен бушатырдай кешесе юк
Баласы юк ,,әти,,дияргә
Эштән арып кайткач каршы алыр
Хатыны юк назлап сөяргә.
Битәрләве җиңел...аңлау авыр
Башларыңда нинди уйлар бар?...
Бәлки мине күпләр тәнкыйть итәр
Бәлки кайберәүләр аңларлар...
Тик түзәлми йөрәк...әрни никтер
Яшь гомерең әрәм итәсең...
Үзең генә белгән сагышларда
Йөзә йөзә гомер көтәсең..(Г.Шигапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев