Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз ни өчен Салаваттан киткән

Шушы көннәрдә эстраданың популяр җырчысы Зөлфәт Фәхретдинов әти булды. Зөлфәтнең тормыш иптәше Зөһрә 10 сентябрь көнне Казанның 4нче бала тудыру йортында ир бала тапкан. Сабыйның авырлыгы - 4210 кило, буе - 57 см. "Икәү бергә уйлашканнан соң, улыбызга Сәлим дип исем куштык", - ди җырчы. Билгеле булганча, Зөлфәт ТР халык...

Шушы көннәрдә эстраданың популяр җырчысы Зөлфәт Фәхретдинов әти булды. Зөлфәтнең тормыш иптәше Зөһрә 10 сентябрь көнне Казанның 4нче бала тудыру йортында ир бала тапкан. Сабыйның авырлыгы - 4210 кило, буе - 57 см. "Икәү бергә уйлашканнан соң, улыбызга Сәлим дип исем куштык", - ди җырчы.

Билгеле булганча, Зөлфәт ТР халык артисты Салават Фәтхетдиновның "Салават" җыр театрында эшләде. Ә быелның гыйнварыннан ул Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә инспектор булып эшли башлаган. "Мәдәни чаралар оештыру белән шөгыльләнәм. Тормыш иптәшем дә Совет районында прокурор булып эшли. Мин - гаилә җанлы кеше, ә артист кеше бик сирәк өйдә була, шуңа күрә башка юлны сайларга булдым. Салават Зәкиевичтан киткән кебек тә түгел, чөнки гел аралашып торабыз, һәр бәйрәмдә бер-беребезне котлыйбыз, кунакка йөрешәбез, Аллага шөкер", - ди Зөлфәт.

Моннан тыш, җырчы-инспектор өченче югары белем алу нияте белән юридик факультетка укырга кергән. Беренче югары белемен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында алса, икенче югары белеме буенча - икътисадчы. Инспектор булып эшләсә дә, сәхнәдә дә чыгыш ясый ул. "Яңа җырлар иҗат ителә тора. Соңгы вакытта "Кышлар салкын димә" җырын яздырдым. "Җомга киче"ндә, яки авторларның иҗат кичәләрендә, шулай ук чакырсалар, мәҗлесләрдә дә чыгыш ясыйм", - дип сөйләде Зөлфәт Фәхретдинов Intertat.ru хәбәрчесенә.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев