Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Рузия Камаеваның яңа шигырьләре

Дәш инде! Дәш инде... Ишетәмсең? Юксынам... Дөньялар караңгы,сөйкемсез... Бу салкын, дөм-кара төннәрдә Булырга теләмим мин синсез! Показать полностью.. Калдым да җиде юл чатында, Бик куркам борылып карарга. Һич югы бу кичтә дәш инде... Ярдәм ит дөньяны аңларга. Хәтердэ гел соңгы күрешү Йөрәкне җилкетеп яңара. Назлардан эрегән җанымны Калдырма утларда янарга....

Дәш инде!
Дәш инде... Ишетәмсең? Юксынам...
Дөньялар караңгы,сөйкемсез...
Бу салкын, дөм-кара төннәрдә
Булырга теләмим мин синсез!

Калдым да җиде юл чатында,
Бик куркам борылып карарга.
Һич югы бу кичтә дәш инде...
Ярдәм ит дөньяны аңларга.
Хәтердэ гел соңгы күрешү
Йөрәкне җилкетеп яңара.
Назлардан эрегән җанымны
Калдырма утларда янарга.
Дәш инде, бәгырем, тын гына,
Күңелемне салмачы зарларга.
Бары тик синнән көч аламын,
Чарасызлыктан тик арала!
Мин синсез нишлэрмен?... Дәш инде!
Төннәрдә көтәрмен. Соңлама!
Коткарчы газаплы уйлардан...
Ярдәм ит дөньяны аңларга!!!

Дәвала...
Дөньяларны яндырырдай
Ялкыннар бар җанымда.
Янам, көям... Белмисең тик,
Булмагачтын янымда.
Үзәгемнен өзелгәнен
Кем күрсен? Кемнәр белсен?
Җаныма ут ягып киттең,
-Көчле ул,түзәр!- димсен?
Мин дә бит гади хатын-кыз...
Каян андый көч алыйм?
Җиһанга ут кабар кебек,
-Уф!- дип тә сулыш алмыйм.
Кил әле, бел хәлләремне,
Тап әле бер чарасын.
Сызлавына чыдап булмый,
Дәвала җан ярасын!!!
Рүзия КАМАЕВА,
Күшәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев