Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз әтнәләрне котлый

ЯҢА ЕЛЛАР БЕЛӘН! Яңа елны көтеп ала һәркем, Юш килсен дип юрый теләген. Яңа елда иң-иң якынына Бүләк итәр янган йөрәген. Яңа елда өмет капкалары Бәхет теләп кенә ачылсын. Һәрбер йортның ишек, тәрәзенә Ак канаты белән кагылсын. Фәрештәләр килеп кунакласын Сез яшәгән өйгә көн саен. Җан җылысын гына юллый сезгә...

ЯҢА ЕЛЛАР БЕЛӘН!

Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итәр янган йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.
Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.
Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безнең өчен янып көткәннәр.
Чакырыгыз түргә дус-ишләрне...
Берүк, беркем читтә калмасын...
Җырлап яшик кардәшләрем яңа елда
Җырны һәркем җырга ялгасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев