Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, юмор остасы Таһир Гайнуллин да Әти булды

Каенсар авылы егете, юмор остасы Таһир Гайнуллинның баласы туган! Хатыны Алсу белән алар хәзер ир-бала әти-әнисе. Таһирны күпләр Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашаларын алып баручы буларак белә. 3 августтан 14нә кадәр Камал театрында Салават концертлары гөрләде. Сабый, әйтерсең, шуларның беткәнен генә көткән. Тамашаларны бер көнгә озайтканнар. Бүген дә Камал...

Каенсар авылы егете, юмор остасы Таһир Гайнуллинның баласы туган! Хатыны Алсу белән алар хәзер ир-бала әти-әнисе. Таһирны күпләр Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашаларын алып баручы буларак белә. 3 августтан 14нә кадәр Камал театрында Салават концертлары гөрләде. Сабый, әйтерсең, шуларның беткәнен генә көткән.

Тамашаларны бер көнгә озайтканнар. Бүген дә Камал театрында Салават концерты. Шулай итеп, Таһир бүген сәхнәгә яңа статуста - яшь әти буларак чыгачак, Алла боерса.

Журналистыбыз Хәмит Бадиков сораштыру буенча, малай буген иртәнге бишенче яртыда Казанның 3нче санлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. 3500 грамм, 53 сантиметр. Бу - Гайнуллиннарның беренче балалары.

Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев