Әтнә таңы

Якты эзләр

Изге гамәльбулсын һәр эшеңдә Якты эзең калсын җир йөзендә. Автор Җәй башы. Табигать хозурлыгына сокланып туган авылыма кайтып килеш. Күгелҗем тигез асфальт юл боргаланып Чишмәле Сап ягындагы офык артына кереп югала. Авылым күренми әле, ә юлның ике ягында да яшел хәтфә келәм җәелгәндәй уҗым белән капланган басу-кырларга карап күңел сөенә....

Изге гамәльбулсын һәр эшеңдә

Якты эзең калсын җир йөзендә.

Автор

Җәй башы. Табигать хозурлыгына сокланып туган авылыма кайтып килеш. Күгелҗем тигез асфальт юл боргаланып Чишмәле Сап ягындагы офык артына кереп югала. Авылым күренми әле, ә юлның ике ягында да яшел хәтфә келәм җәелгәндәй уҗым белән капланган басу-кырларга карап күңел сөенә. Вакыт узар, көзен һәр башакка икмәк тулыр. Әйе, җир-ана шулай мәрхәмәтле. Игенченең түккән һәр маңгай тире тамчысы өчен үзенчә шулай сөендерә белә.

Сукаланып, эшкәртелеп әле чәчелмәгән җир кырыенда туктап, кояш җылысында парланып өлгереп яткан туфракны учка алып иснәп карыйм. Килгән ис авыл миченнән алынган яңа пешеп чыккан арыш ипие исен хәтерләтә. Кабат иснәп карыйм, бу юлы әчкелтем ис - маңгай тире исе, игенче түккән хезмәт исе килә төсле. Күрепе яткан туфракка ялан аяк басып карыйсы килә килүен тик туктап калам, кисәк кенә Мөхәммәтҗан абый искә төшә.

Мөхәммәтҗан абый бөтен хезмәт юлын игенчелеккә багышлаган кеше. Лаеклы ялда, якындагы Мамыш авылында гомер итә. Якташым турында берничә җирдә сүз кузгатып карадым:

- Ә-ә, агроном Мөхәммәтҗанны әйтәсеңме, беләбез!

- Мамыш Мөхәммәтҗанны әйтәсеңме, беләбез!

- Халиковны әйтәсеңме, беләбез!

Җавап бер, инде күптәннән эшләмәсә дә белмәгән, хәтерләмәгән кеше юктыр ахыры. Мин дә инде аны утыз еллап күргәнем булсам да әйбәт хәтерлим, чөнки ул бер сүз, бер җөмлә белән мине игенченең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәткән кеше.

Ул вакыйга гел истә. Безнең авыл матур урында урнашкан булса да, ни урманы, ни болыны юк, утын-печән хәзерләү чыгырдан чыгара. Утын маридан кайта, ә менә печтнгә якын тирәдәге марилар үзләре дә тилмерә. Күп кешедә бер сыер, бозавы, ике сарык, дүрт бәти. Шуларны асрарга еллык печән кирәк, ә ул вакытта колхозда печән турында сүз дә юк, саламны да яңа ел тирәсендә генә бирә иде. Бөтен өмет колхоз басуында үскән чүп үләнендә. Шул үлбн калкуга бөтен халык "Уфалла"га җигелеп коллорад коңгызы урынына колхоз басуына ташлана. Бөтен курыкканыбыз колхоз председателенә эләгү. Председатель Әтнәдән, ә Әтнә халкы Ашыт болыны булгач "Уфалла"ны да, брәмләп җыйган чүп үләнен дә бик белми. Шуңамы, председатель каты кылана, очрадымы, я арбасыз, я баусыз каласың. Атлы тарантас белән шыпырт кына килеп чыга да, "Фәләнмайт"ны берничә кат искә алып икесенең берсен алып китә. Кешедән мин дә калышмыйм, көн саен басуда. Бервакыт күрәм, председатель килә! Арбасыз калачагымны беләм, җайлап кына тәгәрмәч чөен алып яшереп куйдым. Председатель килде, фәләнмайтны искә алды, арбаны тарантаска такты да китеп барды. Тик чөйсез арба озак тагылып бара алмады, бер аяклыга калып түнде. Председатель ни эшләсен соң инде, арба күчәре белән җир сукалата алмый бит. Фәләнмайтны тагын искә алып арбаны ычкындырды да китеп барды. Котылу әмәлен тапкач кыюландым, тик тиздән тагын председатель кулына эләктем, шул ук хәлне кабатладык. Юкка шатланганмын икән, башы эшләмәгән кешене председатель итеп куялар ди мени! Тәгәрмәч ычкынгач, председатель бер тәгәрмәчле арбаны калдырып ычкынган тәгәрмәчне тарантас артына салды да китеп барды. Тик озак бармады, унбиш метрлап киткәч минем бәхеткә каршы басу каткаклыгында калтырап төшеп калды. Шуннан ничектер бүтән "Уфалла" бүлешкән булмады. Шулай берваыт бәрәңге басуында бер үзем уңышлы җиргә очрап тиз-тиз чүп үләне җыям. Чит күз карашы тоеп күтәрелеп карасам Мөхәммәтҗан абый басып тора! Миннән кәҗә бәтиенекедәй сыек кына берничә сүз чыкты:

- Исәнмесе-е-з агроном абый.

Мөхәммәтҗан абый рәнҗү катнаш кызганулы карашы белән бер миңа, бер кулдагы чүп үләненә, бер мин басып сытып изгән бәрәңге сабагына карап алды да әйтеп куйды:

- Әй, энем, шул бәрәңгене ашап үсәсез. Ризык бит ул, изге әйбер. Аны таптарга ярамый, саграк карап йөрегез, - диде дә китеп барды. Я колакны борса икән, я председатель шикелле "Фәләнмайт"лап арбаны алып китсә икән, миңа җиңелрәк булыр иде. Изелгән бәрәңге сабагын утыртып маташтым, барып чыкмады. Ул көнне буш арба тартып кайткан өчен әтидән эләкте. Сәбәбен әйтмәдем, тик бүтән басуга кергәндә аяк астына карап йөри торган булдым.

Бүген "Уфалла"лы еллар, колхозның билчәнле бәрәңге басулары искә төшкәч, булгач булсын инде, - дип Мөхәммәтҗан абый янына кереп чыгарга уйладым. Тик тормас җан икән, мин кергәндә умарталары белән әвәрә килеп йөри иде. Күз күреме белән чамалап егермеләп оя санадым. Әйтергә кирәк, умарта четерекле нәрсә, ул тырыш һәм юмарт кешедә генә үрчи, мул итеп бал җыя.

Сөйлиләр иде, имеш бер яшь ир умарта тота башлаган. Күпме генә азапланса да ни файдасын, ни балын күрмәгән. Аптырагач, бер умартачы карттан сораган:

- Галимулла абый, умарталарның ялкавы эләкте ахыры, ни үрчемиләр, ни юньләп бал җыймыйлар!

- Ә-ә, алай икән. Ни, энем син иң беренче бал аерткач та ни эшлисең?

- Ни эшлисең дип, гаилә белән бер утырып сыйланабыз инде.

Реклама

- Ә күрше-тирәне сыйлыйсыңмы соң?

- Аларга да бирсәң үзебезгә калмый. Бал ашыйсылары килсә, үзләре умарта тотсыннар.

- Ни, энем тосыннар дип... Менә күрше Миңлебикә әбиең туксанга җитеп килә. Умарта тоту түгел, үзен-үзе көчкә генә тотып йөри. Үзегезгә хәтле балдан күрше-тирәгә авыз иттереп кара!

Мин үсмер булган вакытта, тирә-якта оста умартачы саналган Мөхәммәтҗан абыйның әтисе исән иде әле. Ел да август ае җиткәч, әти өйдә генә әйтә торган үзе таккан кушаматып әйтеп әнине тыкырдата иде:

- Кая, савыт әмәллә әле. "Мамыш бабай"егыз кереп чыгарга кушты.

Мамыш бабайда балның баллысы да, әчесе дә, төчесе дә булгандыр инде, хәйран озак торып кәефләнеп, күзләрен елтыратып кайтып керер иде. Ул көнне без "эсвижи" бал белән чәй) эчеп рәхәтләнә идек.

Уй-фикерләремне Мөхәммәтҗан абый килеп исәнләшеп бүлдерде. Миңа бәйләнергә чамалап баш тирәсендә безелдәгән кортка кул селтәгәнемне күреп җибәрде:

- Курыкма, рәзвиткәгә генә килгән ул. Яхшы уй-фикер белән йөргән кешегә тимиләр алар.

Әңгәмәне бал, кәрәз, балавыз исе килеп торган өйдә, кәрәзле бал-чәй белән дәвам иттек. Сүзне әкренләп хезмәт елларына күчердем. Мин үзем "ом"га беткән сүзләрне яратмыйм. Агроном, партком, горком, гастроном сүзләре ничектер мәгънәсез, буш сүзләр кебек. Сүзне "игенчелек белгече" дип башладым. Сөйләшә торгач ачыкладым, хезмәт юлының утыз елын игенчелек белгече хезмәтенә багышлаган булып чыкты. Шул дәвердә сигез колхоз председателе белән эшләргә өлгергән. Әлбәттә инде еллык җыела торган уңгыш турында сорадым. Елына уртача унышар мең тонна бөртекле ашлык җыела икән. Чембулат мәктәбендә Әхмәт абый Газизов өйрәткән арифметиканы эшкә җигеп исәпләп карыйм. Утыз елда җыелган ашлыкны ташу өчен алтмыш дүрт тонна (стандарт) сыешлы 4687 тимер юл вагоны кирәк! Ә пешкән икмәккә әйләндереп карасаң, күпме кешенең көнлек ихтыяҗына җитәр иде.

Әхмәт абыйның арифметикасы төгәл фән, ул мондый эшнең дә нәтиҗәсен күрсәтә. Моннан ике ел элек, элегрәк эшәгән авыл советы председателен гәзитебездә искә алган идем, мондыерак җавап килеп иреште:

- Энем, фактларны бозып күрсәткәнсен. Мин унбиш ел буе бик әйбәт эшләдем. Вакыты җиткәч зур бүләкләр белән лаеклы ялга озаттылар.

Лаеклы ялга бөтенебезне бүләкләп озаталар, ә эш мәсьләсендә болаерак килеп чыга бит әле. Язын, көзен, җәен яңгыр яуса Шашы белән Җогып арасындагы юлның бер өлеше үтә алмаслык баткаклыкка әйләнә иде. Исәплим, бер "КамАЗ" таш ун метр улга җәяргә җитә. Елга бер машина таш җәелсә, унбиш елга 150 метр була. Ә теге юньсез ара да нәкъ 150 метр! Әмма унбиш елга бер генә көрәк тә таш салынмады. Ә шул чордагы Җогып күпере үзе бер могҗиза. Гадәттә күпер су аркылы чыгу өчен төзелгән җайланма була һәм бик гади инде, су - аста, күпер - өстә. Ә безнең киресенчә, күпер - аста, су - өстә. Вакытында дамба шикелле өеп ясалган күпернең уртасында техника йөреп ун метр озынлыкта "тагарак" хасил булган. Шунда язын кар суы җыелып, көзгә хәтле даими яңгыр суы белән тулыландырып торыла. Югыйсә, шулай ук бер машина таш җитәр иде. Шул председатель турында авылдашлардан сораштым, әллә ни әйтмәделәр. Тик сүзгә жор бер абзый болай диде:

- Ә-ә, хәтерлим. Хәсәнә сөтен, Шәрипҗан күкәен сдавать итми, - дип йөрде. Тик Хәсәнәнең олыгаеп сөтле вакытлары узган инде, Шәрипҗанның да күкәй белән эш четерекле булды, гомер буе хатынсыз яшәде.

Менә ашлык үстерү дә эш, күпергә су тутырып кую да эш. Читкәртәк киттем бугай, ни эшләмәк кирәк, азапланып үстергән икмәкне шул юлдан ташырга кирәк.

Суына төшкән чәйне әледән әле алмаштырып утырган Мөхәммәтҗан абыйга карап алам. Узган еллар әллә ни үзгәреш кертмәгәннәр. Шул ук җыйнак кыяфәт, мөлаем йөз, әңгәмәне ипләп кенә, җайлап, мәгънәле итеп алып бара. Ул арада җитез генә өстәлдәге нигъмәтләрне алмаштырып куя, бер дә кирәкмәгәнгә болай да чиста өстәлнең бер кырыен сөртеп ала. Өйдә итагатьле генә телевизор карап утыручы оныгына да сүз кушарга өлгерә.

Онык димәктән, Мөхәммәтҗан абыйның уллары да туган җиребездә хезмәттә. Бер улы әтәисенең эшен дәвам итә, "Таң" күмәк хуҗалыгында игенчелек буенча баш белгеч. Бер улы Яңа Шашы урта мәктәбендә җитәкче, бер улы баш энергетик. Кайда гына эшләсәләр дә, кайда гына яшәсәләр дә ихтирам итәләр үзләрен.

Әйе, әйтерсең Тукаебыз шушы якташларымны күздә тотып әйткән:

Әйдә халыкка хезмәткә,

Хөрмәт эчендә йөзмәккә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: