Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Якынайттык араларны, барыбыз да Адәм-Һава балалары!”

Бәрәскә мәктәбенең актлар залында Г.Камал театры артистлары белән булган очрашуда мәртәбәле артисткабыз Наилә апа Гәрәева әнә шулай диде. Очрашу укучылар өчен оештырылса да, артистларны карарга авылда кем буш, шул килде. Һәммәбезне дә Туган тел берләштерде. Сүрия МИНГАТИНА Очрашу буласын ишеткәч , Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә барган Сәет Шәкүровның "Туган...

Бәрәскә мәктәбенең актлар залында Г.Камал театры артистлары белән булган очрашуда мәртәбәле артисткабыз Наилә апа Гәрәева әнә шулай диде. Очрашу укучылар өчен оештырылса да, артистларны карарга авылда кем буш, шул килде. Һәммәбезне дә Туган тел берләштерде.

Сүрия МИНГАТИНА

Очрашу буласын ишеткәч , Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә барган Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле искә төште. Әлеге спектакльне карарга Ленин исемендәге хуҗалык үз җирлегендә яшәүчеләрне алып килгән иде. Зал тулы бәрәскәләр. Олысы да, кечесе шунда, ак яулыклы әбекәйләр дә, сабыйлар да йотлыгып карады спектакльне. Кайсы елады, кайсы көйләде, кайсы сөйләде. "Туган җир туфрагы тарта шул ул, балалар..." - спектакльдән алган тәэсирләр әнә шул җөмләгә сыйды. Спектакль тәмамлангач, Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин белән авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова сәхнәгә күтәрелеп, артистларга, бәгырьләргә үтәрлек итеп уйнаганнары өчен, рәхмәт әйттеләр. Берничә көн спектакль тәэсирендә йөргәннән соң, Илгиз Вилдан улыннан сорамый булдыра алмадым, янәсе, нәрсә хөрмәтенә бөтен авылга бүләк ясалган?!

- "Туган туфрак" бит, авыл баласы менә шушы газиз җирнең ни дәрәҗәдә кадерле икәнен, ни дәрәҗәдә кирәк икәнен белеп үсәргә тиеш, башка хуҗалык җитәкчеләренә дә әйтәм әле, бу спектакльне күрсәтергә кирәк, тәрбияви роле гаять зур, артистлардан да әйбәт итеп моны кем аңлата ала тагын,- дигән иде ул.

Янә артистлар Бәрәскәдә, бу юлы бер төркем Камаллылар - Татарстанның, Россиянең халык артисткасы, бик күп мәртәбәле исемнәр иясе, Бәрәскә авылы килене Наилә апа Гәрәева, аның янәшәсендә дәрәҗәле ир-егетләр, якташларыбыз Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров, Йосыф Бикчәнтәев, иҗатын Әтнә театры белән башлаган Мамадышлы Фәннур Мөхәммәтҗанов, Лениногорскилы Раил Шәмсуаров,Чистайлы Алмаз Сабирҗанов.

Туган тел көне уңаеннан оештырылган бу очрашу тагын тынсыз итте, туган телнең кирәклеген, аның тәмен, самими-садәлеген менә шушы артистлардан да үтемлерәк итеп авыл баласына кем һәм ничек аңлата алсын?! Туган туфрагында яшәгән татар баласы газиз ана телен дә белергә тиеш. Белү генә җитми, менә бу театр осталары кебек аның тәмен дә аңлап, дәрәҗәсен дә күтәрә алырлык булып өлгерергә кирәк. Күпме талантларны биргән Бәрәскә җиренә тугры булып җитлегү өчен рухи азык булуы да шарт. Үзләре ничә еллар театр түгәрәгенә йөргән, хәтта Камал театрының кече залында чыгыш ясаган, театр белән җенләнгән укучыларга, менә шундый очрашудан да зур бүләкне тагын ничек ясап булсын. Ленин исемендәге хуҗалыкның мәртәбәле җитәкчесе Илгиз Вилдан улы, ир заты шулай уйлый. Авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы сөйләшә, оештыра. Фәнис Җиһанша белән бергә белем алуы ярдәмгә килә. Җитәкчеләр авылның, телебезнең киләчәген уйлап эшләгәндә, артистларыбыз ник каршы килсен.

"Тота-каба гына кайтмадык.."

"Махсус программа төзедек, алдан әзерләндек, тота-каба гына чыгып китәргә Бәрәскә бит ул, Бәрәскә туфрагының уңдырышлы икәнен белмибезмени, монда салган орлык шытасына өмет зур...",- дип куанып сөйли Наилә апа Гәрәева.

Моның шулай икәнен кунакка кайткан артистларыбыз да аңлап киттеләр. Үзләренең чыгышларын йотлыгып тыңлаган укучыларга, аларның күзләрендәге очкыннарга карап, якташыбыз Фәнис Җиһанша: "Безнең киләчәк менә шушы кызыксынып караган күзләрдә, безгә охшарга тырышып шигырь сөйләгән егет һәм кызларда",- диде. Әлеге чараны алып барганда да, укучылар белән аралашырга, аларның фикерләрен өйрәнергә вакыт тапты ул. Үзләре белән таныштырганда да артистларыбыз, укучыларга киңәшләрен биреп, тормышның көтелмәгән борылышлары турында сөйләделәр. "Тормышыгызда миңа очраган кебек кирәкле кешеләр очрасын. Әтнә техникумының үзем ни икәнен дә белмәгән "Зоотехния" бүлегендә укып йөргән вакыт. Әхәт абый мине Гомәр абый Мәрдәнәв белән очраштырды. Театр режиссеры минем һөнәрләремне-сөйләмемне, җырлавымны тыңлады да, "Шәмдәлләрдә утлар яна" спектакленә уйнарга чакырды. Артист итеп. Шуннан соң ул мине Фәрит Бикчәнтәев янына җибәрде, "Бар сине алырлар, сөйләштем",- диде. Гомәр абый фатихасы белән мин артист булып киттем",- ди Илнур Закиров.

Бәхетле язмышлар охшаш буладыр...

Дәвамын "Әтнә таңы" газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев