Ялган кәгазьгә көн бетә. Авыру уен эш түгел
Узган елның июль аеннан вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен, ягъни хастаханә бюллетенен электрон вариантта тутыра башладылар. Аны кәгазь "больничный"лар кебек кулга бирмиләр, оешмага интернет аша гына озаталар. Ярты ел эчендә 1662 бюллетень электрон форматта тутырылган. Бездә һәр яңалык башлангыч чорда, нигә кирәк инде, дигән шик астына алына. Россия Социаль иминиятләштерү фондының...
Узган елның июль аеннан вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен, ягъни хастаханә бюллетенен электрон вариантта тутыра башладылар. Аны кәгазь "больничный"лар кебек кулга бирмиләр, оешмага интернет аша гына озаталар. Ярты ел эчендә 1662 бюллетень электрон форматта тутырылган.
Бездә һәр яңалык башлангыч чорда, нигә кирәк инде, дигән шик астына алына. Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, электрон вариант ялган "больничный"ларны кысрыклап чыгара. Фонд хезмәткәрләре барлык бюллетеньнәрнең өч ярым процентының ялган булуын фаш итә икән. Әлеге мәгълүматлар хезмәткәрнең эш урынына хәбәр ителә һәм хокук саклау органнарына җибәрелә. Җитәкче фикеренчә, ялган "больничный" тутырып утыру вакыт әрәм итү генә, файдасыз гамәл ул, идарә хезмәткәрләре аны бик тиз күреп ала.
"Больничный"ның тагын бер төрлесе бар икән әле, ягъни дәвалау оешмасында табиб үзенең танышына авырмаган килеш тә бюллетень ачкан очраклар да була. Андый хәлләрне ачыклау авыргарак туры килә икән. Рамил Гайзатуллин бу уңайдан бер мисал китерде: берәү Тайландка ялга китә, барыр алдыннан сәбәпсез эш калдырмау һәм артык акча чыгармау җаен да кайгырта: таныш табибыннан вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе тутырта. Бу кырын эш ничек ачыкланган, дисезме? Социаль иминият фондына ялга китүченең "якын дусты", күршесе шалтыратып җиткергән. Ә электрон вариантның өстенлегенә килгәндә, кеше турында мәгълүмат базага кертелгәч, табибка аны яңадан җыеп утырырга кирәкми, бу медицина оешмасының да, бухгалтериянең дә эшен җиңеләйтә икән. Әмма кешенең ике вариантның үзенә кулаен сайлау мөмкинлеге бар.
Социаль иминият фонды хезмәт урынында зыян күрүчеләргә акчалата пособие түләү белән дә шөгыльләнә. Моның өчен зыян күрүченең комиссия тарафыннан тутырылган акт кәгазе булырга тиеш. Кайбер оешмалар котылгысыз хәл килеп чыкканда, моны йомып калырга тырыша. Нәтиҗәдә имгәнгән кеше шактый гына суммада акчадан колак кагарга мөмкин. Шуңа күрә эштә зыян күргән очракта комиссия чакыртып, акт төзетү ягын кайгыртырга кирәк. Шуның буенча социаль түләү билгеләнә. Зыян күрү ниндидер сәбәпләр аркасында "йомылып" калса, яклау эзләп, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Производствода килеп чыккан бәхетсезлек очрагында вафат булганнарның якыннарына 1 миллион сумга кадәр акчалата ярдәм күрсәтү каралган.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү дә 2016 елдан башлап Социаль иминиятләштерү фонды карамагына күчерелде. Ул елны техник чаралар белән тәэмин итүдә өзеклекләр дә булып алды. Моны...
Тулысы белән укыр өчен чыганак http://vatantat.ru/index.php?pg=67
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев